Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 ел ахырына Әфганстаннан мең француз хәрбие чыгарыла


Николя Саркози Әфганстанда
Николя Саркози Әфганстанда
2012 ел ахырына Әфганстаннан меңгә якын француз хәрбие чыгарылачак.

Бу хакта Франция президенты Николя Саркози Әфганстанга сәфәре вакытында белдерде. Ул Кабулдан төньяктагы Суроби төбәгендәге хәрби ныгытмада булды.

Әфганстанда Халыкара иминлек көчләре эчендә дүрт меңләп француз хәрбие хезмәт итә.

Июнь аенда Кушма Штатлар президенты Барак Обама, ел ахырына Әфганстаннан 10 мең, ә киләсе елның сентябренә 23 мең американ хәрбие чыгарылачак, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG