Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Булгария” фаҗигасе Самарга да кагылды


“Булгария” су көймәсендә булган фаҗига җәмгыятьне тетрәтте. Һәр кеше үз йөрәге аша уздырып хәсрәтле көннәр уздыра. Һәлакәт корбаннары арасында өч самарлының да булуы ачыкланды.


Самар каласының Мехзавод бистәсендә яшәүче Сабировлар гаиләсе су фаҗигасенең хәсрәтенә чумдылар. Ике бүлмәле фатирда Рамил Сабиров, хатыны Людмила, улы Денис, килене Анна, биш яшьлек игезәк оныклары Никита һәм Даниил белән гомер кичергән.

Людмила ханым Сабирова һәр елны икешәр мәртәбә Казанда туганнарында озак-озак ял итә торган булган. Быел да Людмила ханым игезәкләр белән сеңелесенә ял итәргә барган һәм оныклары Никита һәм Даниил белән Болгарга сәяхәт кылган. Өчесе дә һәлак булды.

Самар өлкәсенең Хөкүмәт утырышында Губернатор Владимир Артяков күрсәтмәсе нигезендә, Сабировлар гаиләсенә 900 мең сум акча бирү турында карар кабул ителгән.
XS
SM
MD
LG