Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газ базары үзгәрә: дуслык чәлпәрәмә килмәсме?


Русия Европада энергия базарына үтеп керү өчен Германия һәм Европа илләре белән үзенчәлекле дуслык булдырды. Мәскәү Европадагы энергия бердәмлек сәясәтен бүлгәләргә теләвен яшерми. Әмма газга бәяләрнең төшүе хәлне үзгәртергә мөмкин.

Русия премьер-министры Владимир Путин – дөнья сәхнәсендә үзенең кырыс белдерүләре белән танылган шәхес. Узган елның ноябрендә Берлинда узган бизнес форумда ул Германиягә: “Сезгә 40% газны кулланучыларга Русиядән башка мөрәҗәгать итәр урын юк. Аннан башка сез үз өйләрегезне ничек җылытачаксыз. Утын кирәк булса да, безнең Себергә барырга киләчәк”, дип мыскыллы рәвештә шаяртты.

Путинның Европа берлегенең энергия базарын иреклерәк итәргә теләве ачуын чыгарган иде. Ник дигәндә, бу Кремльнең энергия өлкәсендәге планнарын боза.

Мәскәү газ өлкәсендә яңа мөмкинлекләр булдырды. Ләкин кайбер белгечләр Германия кебек илләр ул мөмкинлекләрне бик тиз кабул итүенә көрсенә. Heinrich Boll Foundation оешмасы җитәкчесе Ролф Фуэкс бердәм энергия сәясәтен булдырмыйча, Русиягә үз мөмкинлекләрен куәтләргә мөмкинлек биргән өчен Европага канәгатьсезлек белдерә.

“Русия өчен энергия ул - стратегик корал. Ә безнең өчен ул мохтаҗлык. Шуның өчен Русия мәнфәгатьләре Европа энергия сәясәте ихтыяҗлары белән туры килми”, ди ул.

Путин үзенекен итте

Кайбер кешеләр Мәскәүнең арзанлы энергия вәгъдә итүенә ышанып, Германия сәясәтчеләре бәйсезлеген корбан итә дип саный. Алар фикеренчә, бу Европаның бердәмлеген какшата.

Ирекле демократик партия әгъзасы Михаил Линк ,монда гаеп Германия кебек Европа илләрендә ята, дип саный.

“Шәхси энергия ширкәтләренең басымы бик көчәя. Һәм бу бик зур хата. Европа берлегенең гомум бурычы үз көчләрен берләштереп, зуррак куәткә әйләнү. Һәм без моңа ирешү өчен тырышырга тиеш”, ди ул.

Кремль Мәскәүнең куәтен арттыру өчен хәзер Европага ике торбаүткәргече төзеп ята. Беренчесе – Германиягә бара торган “Төньяк агым” торбаүткәргече. Быел аның эшен төгәлләргә уйлыйлар. Икенчесе – 15 миллиард доллар тора торган “Көньяк агым” торбаүткәргече. Моның максаты – Набукко проектын булдырмау.

Мәскәү моңа аяк чалганда, бөтен җәмәгатьчелек бу көрәштән көлә килде. Узган ел Путин: “Имзаланмаган килешүләрсез генә торбаүткәргече төзү имин түгел һәм мәгънәсез”, дигән иде. Аның барлык мыскыллауларыннан куркып, сигез Европа иле Мәскәү белән килешү имзалый. Алар арасында Набуккода катнашучылар да бар.

Германия икътисады тикшеренү институтыннан Клаудиа Кемферт сүзләренчә, Мәскәү икътисади түгел, ә сәяси максатны истә тота.

“Русия газның үзенә кирәк булуын һәм шуңа аңа кытлыкны күрсәтергә тырыша”, ди ул.

Кремль өметен югалтмый

Биш ел элек “Төньяк агым” торбаүткәргече беренче тапкыр тәкъдим ителгәч, белгечләр киләчәктә газның җитмәячәген фаразлады. Әмма Кушма Штатлар, Якын Көнчыгыш һәм башка кайбер җирләрдә яңа газ табу урыннары табылды.

Моннан тыш, сыекландырылган табигый газны махсус җиһазларда теләсә кайда алып барып җиткерергә була. Бу сәбәпләр һәм тагын глобаль икътисади кризис дөньяда энергиягә мөнәсәбәтне үзгәртте.

Кремль бер ел элек шундый хәл килеп туачагын һич башына да китермәгән иде. Бу үзе үк “Төньяк агым” торбаүткәргечен Германиягә җибәрү кирәк түгеллеген ассызыклый. Русия газ табу өчен тиешле дәрәҗәдә инвестицияләр кертми һәм өзлексез газ җибәрүне тәэмин итә алмый.

“Әгәр алар киләчәк дистә елда күбрәк газ сату өчен инвестиция җәлеп итәселәре килсә, стратегияне үзгәртергә тиеш булачак”, ди Кемферт.

Хәзер Кремль газның югары бәясенә өметләнеп хәрәкәт итә. Ләкин Халыкара иминлек һәм халыкара эшчәнлек институтыннан энергетика белгече Кирсен Вестфаль бу бик куркыныч карар дип саный.

“Урыслар “Көньяк агым” кебек кыйммәтле проектларны тертүләрен дәвам итә. Алар Европада хәзер дә газга югары бәяләр сакланачак дип өметләнә. Әмма минемчә, бу үзен акламас”, ди ул.

Газ базарының үзгәрүе алманнарга яхшырак мөмкинлек тудыруы ихтимал. Бу шулай ук Европа берлегенең бердәмлеген ныгытачак. Әмма Берлин Русия белән “дуслык мөнәсәбәтләрен” дәвам итеп, моңа соңга калмасмы?
XS
SM
MD
LG