Accessibility links

якшәмбе, 28 май 2017, Казан вакыты 21:38

Казанның милли музеенда «Державин – гадел хөкем сагында» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Әлеге күргәзмә ришвәтчелеккә каршы көрәшү максатыннан оештырылган.


Күргәзмә беренче тапкыр бу елның язында Петербурның Державин музеенда тәкъдим ителгән. Уникаль дип саналган әлеге күргәзмә Петербурдан соң Казанга килә.

Күргәзмәнең Татарстан башкаласында тәкъдим ителү сәбәбе Гавриил Державинның Казан губернасында туып, нәкъ Казанда шагыйрь һәм шәхес булып формалашуы, шул исәптән, күргәзмә темасының бүгенге көндә бик актуаль булуы белән бәйле.

Күргәзмәдә Русия дәүләт тарих архивыннан алынган Державин тормышына кагылышлы, аның ришвәтчелеккә каршы көрәшен күрсәтүче документлар, сынлы сәнгать һәм кулъязма материаллар, сирәк басма китаплар, Бөтенрусия Пушкин музее фондларыннан алынган Державинның көнкүреш әйберләре күрсәтелә.

XIX гасырда Казан бүлгесе мәхкәмәләрендә каралган ришвәтчелеккә каршы көрәш документлары, республика прокуратурасы тарихы музее фондыннан, республиканың милли музей архивыннан алынган материаллар тәкъдим ителә.

Державин төрле елларда әби патша Екатерина IIнең статс-секретаре, Тамбов һәм Олонецк губерналарында губернатор, сенатор, Русиянең беренче юстиция министры булып эшләгән.

Державин тормышына кагылышлы әйберләр
Тарихи чыганакларда исә ул югары даирәләр өчен җайсыз кеше буларак тасвирлана. Ул хөкүмәт керемнәре Экспедициясе башлыгы буларак, дәүләт акчаларын туздыру турында хисап алуга ирешергә, Коммерц-коллегия президенты буларак, таможня законнарын тәртипкә китерергә тырышкан. Русиягә кертелгән тауар кеременең түрәләр кесәсенә түгел, ә казнага керүенә ирешкән, диелә.

Шулай ук гади крестьяннар хокукларын яклап көрәшүе, югары түрәләрнең үз вазифаларыннан явызларча файдалану очракларын тикшерүе турында да мәгълүматлар бар.

“Булгария” корабы фаҗигасының бер сәбәбе – ришвәтчелек”

Бу күргәзмә бүгенге түрәләр өчен үзенә күрә уку әсбабы буларак оештырылган. Бүгенге көндә кылынган эшләр документларда кала, киләсе буыннар аны күрәчәк, ди Татарстанның милли музее җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова . “Булгария” фаҗигасының бер сәбәбе дә – ришвәтчелек, диде ул.

“Ришвәтчелек артка калган дәүләтләрдә күбрәк. Русияне ришвәт дәүләте диләр. Без аның белән көрәшүне күрсәтергә тиеш.

Ришвәтчелек әле Державин вакытында булган, аңа кадәр Николай I дә аның белән көрәшкән, әмма местничество буларак ул урта гасырларда ук барлыкка килгән.

Ул Русиянең аерым менталитеты. Шуның өчен дәүләт белән бергәләп, мәдәният, музей эшлеклеләре, архивлар да көрәшсә, бәлки уңышка ирешә алырбыз. Бөтен ришвәтчеләр дә – кеше, кайберсендә, бәлки, намус уяныр”.

Тукай Пушкинда кунакта булган

«Державин – гадел хөкем сагында» күргәзмәсен Казанда тәкъдим итү фикерен Петербур татарлары күтәреп чыккан. Петербур татар активистлары инде 20 ел буе төрле мәдәни проектларны тормышка ашырып килә.

Бөтенрусия Пушкин музее җитәкчесе Сергей Некрасов
Бөтенрусия Пушкин музеенда алар, Татарстаннан кунаклар чакырып, Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган күргәзмә оештырган.

“Шулай без Тукайның Пушкин белән очрашу теләген тормышка ашырдык”, ди Петербур татарлары активисты, мәдәни проектларның авторы Әлфия Рәхмәтуллина.

Әлеге күргәзмәне Казанда күрсәтү фикерен тормышка ашыру да Бөтенрусия Пушкин музее белән дуслык һәм хезмәттәшлек нәтиҗәсендә тормышка ашырылган. Чөнки музей экспонатларын читкә алып чыкмый икән.

“Без шушы Бөтенрусия Пушкин музее белән дуслаштык. Аларга Тукайның 125 еллыгы уңаеннан “Мәңгелекккә юл ачылды” дигән күргәзмә уздыруыбыз бик ошаган иде.

Тукай темасына мин берничә ел уйладым. Аның биографиясен укыганда, Пушкин белән очрашу теләге булганлыгын белдем.

Һәм миңа шундый фикер килде: Тукайны Пушкинга кунакка алып килергә һәм Пушкин музееның директоры Сергей Некрасов бу идеяне кабул итеп алды. Без бик матур итеп Петербурда Тукай күргәзмәсен ачтык. Бу күргәзмә Петербурдан соң Мәскәүдә дә күрсәтелде.

Аннары без “Звучи арфа, ты все о Казани мне!...” дигән күргәзмә оештырдык. Державинның өендә беренче тапкыр татар телендә, Аллаһ турында шигырь укылды. Мин Петербурда проектлар эшләгәндә безнең мәдәниятебезне башка халыкларга таратырга тырышам”, дип сөйләде Әлфия Рәхмәтуллина.

«Державин – гадел хөкем сагында» күргәзмәсе Казанда әле сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге күргәзмә Казан белән Петербур арасындагы хезмәттәшлекне, эшлекле элемтәләрне ныгытыр, дип көтелә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG