Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта каршылык чарасы узды


Стәрлетамактагы каршылык чарасы
Стәрлетамактагы каршылык чарасы

Республиканың икенче башкаласы дип аталган Стәрлетамак шәһәрендә урам җыены узды. Анда меңнән артык кеше катнашты.


Чараны Башкортстан һәм Стәрлетамакның кеше хокукларын яклаучылар, Сул фронт хәрәкәте, Теләктәшлек, Халык хәрәкәте һәм “Яблоко” фиркасе бүлекчәсе оештырды. Каршылык чарасындагы таләпләр: коммуналь түләүләрне киметү, пенсионерларга җәмәгатьчелек транспортында йөрүгә ташламалар кертү, шәһәрдәге төзелеш базарында конкурентлык булдыру, эшкуарлыкта гадел шартлар тудыру һәм башкалардан гыйбарәт булды.
Каршылык чарасындагы шигарләр


Стәрлетамакта бер ай элек тә каршылык чарасы үткән иде. Ләкин анда кабул ителгән таләпләр үтәлмәгән. Шуңа күрә җыелучылар халык алдына хакимият түрәләре чыгуын таләп итеп 15 минут вакыт бирде. Шул арада полиция хакимият бинасын уратып алды. Хакимияттән халык алдына чыгып җавап тотучы булмады. Шулай ук каршылык чарасын оештыручыларны да бинага үткәрмәделәр. Русиядәге кеше хокуклары өчен көрәш хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе башы Леонид Чернов каршылык чарасы уңаеннан фикерләре белән бүлеште:

Күтәрткеч машиналар янында
“Мондый зур каршылык чарасының Стәрлетамакта беренчегә үтүе. Чараны уздыру гади генә булмады. Берничә көн элек кенә чарага чакыру листовкалары тараткан бәйсез һөнәр берлекләре башы Денис Громов тукмалган иде.

Инде чара буласы мәйданга күтәрткеч машиналар китереп куеп, тасмалар белән уратып алып, безне үткәрмәскә тырыштылар. Имеш, ул машиналар баганалардагы лампочкаларны алыштыра. Электриклар ул күтәрткечләрдә эшсез генә утырып, безне күзәткәннән соң китәргә мәҗбүр булдылар. Каршылык чарасындагы иң каты чыгышлар шәһәр мэры һәм аның төзелеш буенча урынбасарының отставкага китүен таләп итү булды”.
XS
SM
MD
LG