Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахалинда татарлыгыннан оялучылар белән дә эшлиләр


Зәкия Вәлитова Габдулла Тукай китаплары белән таныштыра
Зәкия Вәлитова Габдулла Тукай китаплары белән таныштыра

Сахалинда дүртенче-бишенче буын татарлар инде үз ана телләрен белми, кайберләре хәтта чиркәүгә дә йөри. Татарстаннан вакытлыча эшкә барган урыс гаиләләре киресенчә балаларын якшәмбе мәктәбенә йөртә.

Сахалиндагы яшь буын татарларын ана телләре, дин белән кызыксындыру өчен “Туган тел” оешмасына төрле хәйләләргә барырга туры килә. Үзәкнең җитәкчесе, Көньяк-Сахалински шәһәрендә яшәүче Зәкия Вәлитова сүзләренчә, алар яшьләрне татарлыкка төрле чаралар ярдәмендә тартырга тырыша.

Мисал өчен, якшәмбе мәктәбендә 70% укыту урыс телендә бара, чөнки балалар татар телендә генә аралашуга риза түгел. Аларның кайберләре ояла, икенчеләре моны кирәксенми. Хәтта бәйрәмнәрдә татар милли киемнәрен киюдән дә баш тарталар икән. Аның каравы, Татарстаннан Сахалинга вакытлыча эшкә килүчеләр интернеттан эзләп табып үзләре якшәмбе мәктәбенә мөрәҗәгать итә.

“Татарстаннан килгән урыс гаиләләре монда үз балаларын йөртергә рөхсәт сорый. Ул балалар татар киемнәрен дә рәхәтләнеп кия, бернидән оялмыйлар да”, ди Вәлитова.

1930 елдан Сахалинга килеп урнашкан татарларның балалары һәм оныклары инде ана телен белми. Аларның балаларының-балалары арасында чиркәүгә йөрүчеләр дә бар, күбесенең исемнәре дә урыс. Мондый хәл килеп тууын өлкән буын совет заманында татарча сөйләшү тыелуы белән аңлата.

“Туган тел” оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитова әйтүенчә, бүген әлеге күренешләргә йөрәк әрни. Ул Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан шактый китаплар җибәрелүен әйтә. Балаларны шулар ярдәмендә укыталар. Ләкин кызыксындыруы бик авыр.

90нчы еллар башында монда бер татар оешмасы эшләгән. Ләкин алар нигездә бизнес белән бәйле эшләрне генә алып барган, ә татар проблемнары читтә калган. Мәчет салу белән дә шундый ук хәл килеп туган. Мөселман фонды гыйбадәт йорты салырга дип акча җыйган, анысы да төзелмәгән.

“Башкортстаннан өч мулла җибәрделәр. Алар бер-ике ай булалар да, “мәчетегез дә юк” дип китеп тә баралар. Дингә өндәү дә юк”, ди ул.

Аның каравы, православлар бу өлкәдә бик уңышлы эшчәнлек алып бара. Мисал өчен, Сахалинда армиядә хезмәт итүче барлык солдатларга "изге су" сибеп чыкканнар. Алар арасында Татарстан һәм Башкортстаннан хезмәт итүче мөселман егетләре дә бар икән. Вәлитовага бу күренешне тасвирлаган видеоязманы алып килеп зарланганнар.

“Бу хәлдән соң мин ул частька бардым һәм офицерларга шелтә белдердем. Алар “егетләр үзләре төзелеп басты” дип акланды. Әмма башка мондый хәл кабатланмаячагын вәгъдә итте”, ди ул.

Вәлитова сүзләренчә, мөселманнар мәчеткә дип җыелган акчаны да урлап качканда, инде кемгә барып зарланырга да урын юк. Ул Русия президентының Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесендәге вәкиле булып Камил Исхаков эшләгәндә, күп ярдәм күрүләрен әйтә. Хәтта биш ел беренче Сабантуй уздыруга да ул этәргеч биргән. Быел анда инде хәтта балалар Сабан туен да оештырдылар.
XS
SM
MD
LG