Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов – бай хәйрияче


Мортаза Рәхимов
Мортаза Рәхимов

“Комсомольская правда” гәзите 15 июль санында Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов белән күләмле әңгәмә бастырды. Анда Мортаза Рәхимов бай хәйрияче сыйфатында күз алдына баса.


“Помогаем тем, кто созидает”, ягъни “Кем тырыша, шуңа ярдәм итәбез” дип исемләнгән әлеге язманы Андрей Ситков әзерләгән. Бу журналист “Комсомольская правда” гәзитенең Уфадагы редакциясендә түгел, ә Мәскәүдә эшли. Мортаза Рәхимов белән әңгәмәнең реклама сыйфатында эшләнүе шик тудырмый. Чөнки Мәскәү гәзите тулы ике битлек язмага урынны фәкать зур акчалар бәрабәренә генә бирә. Моны гәзитнең журналистлары үзләре дә таный.

Тулы ике битне алган шушы әңгәмәдә журналист-автор бик уңайлы гына сораулар бирә. Мортаза Рәхимов исә биредә “Урал” хәйрия фонды шурасы рәисе сыйфатында җаваплар кайтара. Гомум сөйләшү дә шушы фондның эшчәнлеге тирәсендә. Мортаза Рәхимов үзенең гомер буе, ал-ял белми, киеренке эшләвен искәртеп, әле дә тик кенә утыра алмавын, шуңа күрә фондны җитәкләвен әйтә.

Рәхимов әфәнде әйтүенчә, “Урал” фонды “Салават Юлаев” хоккей клубына күп ярдәм күрсәтә, әмма анда акчаларны уңга-сулга туздырулар да булган. Шулай ук мәгариф һәм саулык саклау оешмаларына, үз йортын төзүчеләргә дә булыша икән бу фонд. Мортаза Рәхимов әлеге көндә фонд хисабында 63 миллиард сум акча булуын әйтеп, “әлеге күләмдәге акчалы фонд Русиядә башкача юк”, дип мактанып та ала.

Нәкъ менә шул 63 миллиард сум акча тирәсендә Башкортстанда әллә ничә ел инде ыгы-зыгы, җәнҗал да бара. Бу акчалар “Урал” хәйрия фондына Башкортстан ягулык-энергетика тармагын мәскәүләргә сатканнан кергән иде. Дөресрәге, башта 63 миллиард сум акча “Урал”ның элгәресе булган аерым-аерым дүрт хәйрия фондына тапшырылган иде. Аннан соң бу дүртәү исәбендәге байлыкны “Урал” үзенә “йотты”. Аннан инде бу фондка президентлыктан алынган Мортаза Рәхимов үзен хуҗа итеп тәгаенләде. Узган елдан ук республика оппозициясе “Урал” фондындагы акчаларны республика казнасына кайтаруны таләп итеп килә. Хәтта бу мәсьәләне хәл итү өчен мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итү булды.

Ринат Гатауллин
“Урал” фонды эшчәнлегенең киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмавы да күп сораулар тудыра, дип шикаять итә күп белгечләр. Уфадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин әйтүенчә, “Урал” фонды үзенә банклар аша килгән процентларның да аз өлешен генә хәйриячелеккә юнәлтә. “Ә әле Рәхимов әфәнденең “Комсомольская правда” гәзитенә әңгәмә бирүе аның пенсиядәге яшәгән бер ел гомеренә хисап тотуы сыйфатында”, ди Ринат Гатауллин.

Ринат Гатауллин әйтүенчә, “Урал” фонды эшчәнлегенә ныклы контроль булырга тиеш. Һәм, гомумән, “63 миллиард сум акча үзе дә тулысынча республика халкы мәнфәгатенә эшли башласа, хәерле булыр иде”, ди ул.

Шул ук вакытта хәзерге президент Рөстәм Хәмитов республиканың дәүләт карамагындагы оешмалары һәм ширкәтләренә, шулай ук районнар һәм шәһәрләр хакимиятләренә “Урал” фонды тәкъдим иткән акчаларны алмаска күрсәтмәне узган ел азагында ук биргән иде. Мортаза Рәхимов бераз элегрәк биргән бер әңгәмәсендә бу гамәлгә каты үпкә дә белдерде. Хәзерге әңгәмәсендә дә ул урыннардагы кайбер түрәләрнең үзенә аяк чалуына, хәйриячелек эшчәнлегенә комачаулауларына рәнҗүен җиткерә.

Шуның белән бергә Рәхимов әфәнде әлеге президент Рөстәм Хәмитов белән соңгы араларда турыдан-туры аралашуын әйтә. Тик монда бер кызык хәл туа – Рөстәм Хәмитов белән аңлашып эшләгәч, нигә соң әле урыннардагы түрәләр Мортаза Рәхимовның эшенә аяк чала икән. Югыйсә, аның эшләре майлагандай барсын өчен, Рөстәм Хәмитовның районнар түрәләренә бер генә күрсәтмә бирүе дә җитә ләса. Ләббәйкә дип кенә торырга тиешләр иде кебек.
XS
SM
MD
LG