Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан Петреусны президент ярдәмчесен үтереп озата


Карзаи Петреусны түштамга белән бүләкли
Карзаи Петреусны түштамга белән бүләкли

Дэвид Петреус Әфганстандагы НАТО гаскәрләре башлыгы вазифасын бушатты. Бу хәл узган төндә сугышчылар тарафыннан ил президенты Хәмит Карзаиның ярдәмчесе үтерелгәннән соң булды.

Петреус вазифасыннан киткәндә, Әфганстанда көч куллану артты. Узган төндә генә кораллы сугышчылар Әфганстан президенты Әхмәт Карзаиның иң якын киңәшчесе булган Мөхәммәт Ханның өенә үтеп кереп аны үтерде.

Орузган вилаятенең элекке җитәкчесе булган Ханның йортына табиблар килсә дә, алар аны коткарып кала алмады. Хан белән бергә Орузганнан парламент вәкиле Мөхәммәт Хасхам Ватанвал да үтерелде. Гәрчә Кабулның көнбатышында урнашкан Ханның йортын саклау бик яхшы оештырылган булса да, сугышчылар өчен бу авырлык тудырмады.

Сугышчылар Әфганстанның иминлек көчләре каршылыгына очраган. Соңрак Әфганстан халык армиясе җитәкчесе Шах Шахим журналистларга аларның үтерелүен раслады.

“Сугыш патшасы” үлемен Талибан үз өстенә алды

Хан шактый абруйлы һәм каршылыклы шәхес иде, хәтта кайберәүләр аны “сугыш патшасы” дип йөртте. Һолланд хакимияте аны әфьюн сатучылар белән бәйлелектә гаепләгәннән соң, ул 2006 елны Орузган вилаяте җитәкчесе урыныннан читләштерелде.

Талибан бу үлемне үз өстенә алды һәм моны Ханның НАТОга ярдәме өчен үч алу дип аңлатты. Моңа кадәр - узган атнада гына президентның туганы, Кандаһар башлыгы итеп сайланган Әхмәт Вәли Карзаи үтерелгән иде. Ул Әфганстан һәм НАТО чаралары өчен бик мөһим шәхес иде.

Соңгы вакытта Кушма Штатлар президенты Барак Обаманың гаскәрләрне чыгарып, Әфганстанда контрольне җирле иминлек көчләренә тапшыру чаралары турындагы белдерүеннән соң, киеренкелек тагын да артты.

Тыныч халыкка соңгы ярты ел авыр булды

Якшәмбе көнне министрлар Әфганстандагы иң тыныч Бамиян вилаятендә ил иминлеге өчен контрольне Яңа Зеландия хәрбиләреннән хөкүмәт гаскәрләренә тапшыру чарасында катнашты. Әфганстан саклану министры Габдул Рахим Вардак моны “ил өчен бөек көн” дип атады.

“Бүген Әфганстанның сәяси, социаль һәм икътисади идарәсендә төптән үзгәрешләр башлануы минем өчен бик мөһим”, ди ул.

Бамиян әкренләп Әфганстан контроленә тапшырыла барачак төбәкнең иң беренчесе. Ул күчеш 2014 елга төгәлләнергә тиеш. Бу тапшыру тантанасы көчле сак астында узды, чөнки Талибан төрле янаулар белән чыккан иде.

Көньякта хәл яхшы якка үзгәрә барганда, элек шактый тыныч саналган төньяк һәм көнчыгышта киресенчә һөҗүмнәр арта. Узган айда интихарчылар төркеме Кабулдагы “Интерконтененталь” кунакханәсендә дистәләрчә кешене үтергән иде. Бары НАТО боралаклары килеп кенә һөҗүм итүчеләрне юк итә алды.

БМО хисабында исә Талибан идарәдән киткәннән соң, быелгы алты ай тыныч халык өчен иң авыры булуы әйтелә.
XS
SM
MD
LG