Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү “татфагы” укырга чакыра


Мәскәү Дәүләт педагогика университетының татар теле бүлеге студентлары
Мәскәү Дәүләт педагогика университетының татар теле бүлеге студентлары

Мәскәү дәүләт педагогика университетының татар-урыс теле бүлегенә укырга керергә теләүчеләр быел ярты дистәгә дә тулмый. Тиешле санда абитуриент мөрәҗәгате булмаса, бүлек ябылырга да мөмкин дип, чаң суга укытучылар.


Бу көннәрдә Русия югары уку йортларында кабул итү имтиханнары бара. Шул исәптән Мәскәү дәүләт педагогика университетының филология факультеты да укучылар җыя.

Мәскәү “татфагы”на 10 урынга 5 кеше мөрәҗәгать иткән

Быел әлеге университетның татар-рус бүлеге оешуга 11 ел тулган. Баштарак бүлеккә укырга керүчеләр хәйран күп булса да, соңгы елларда аларның саны кими башлаган. Әйтик, узган ел 13 абитуриенттан 7се кабул ителгән булса, быел исә хәл тагын да катлаулырак: әлегә 5 кенә гариза бирелгән.

Бу университетның гомуми тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре докторы Ландыш Латфуллина әңгәмәне югары уку йорты белән якыннанрак таныштырудан башлый.

“Мөмкинлек бар теләүче аз”

"Безнең бүлеккә һәръел 10 бюджет урынына укучылар кабул ителә. Әмма елдан-ел укырга теләүчеләрнең саны кими бара. Алар бу уку йортын тәмамлагач, ике профилле югары белемле белгеч һөнәре алып чыга. Ягъни татар теле һәм әдәбияты белән рус теле һәм әдәбияты укытучылары исемен ала. Ике профилле белгечлек алу бүгенге көндә бик актуаль", ди Латфуллина.

Аның сүзләренчә, укучылар бушка тулай торак белән тәэмин ителә, стипендия алып укый.

Татар һәм рус теле бүлегенә кабул ителүчеләрнең исемлеге 26 июльдән соң билгеле булачак. Әгәр икенче дулкын имтихан алуда да тиешле укучылар санына ирешеп булмаса, бүлекнең ябылу куркынычы да бар икән.

Ландыш Латфуллина сүзләренчә, быелгы абитуриентларның икесе Мәскәүдән, ә калганнары Түбән Новгород, Сарытау һәм Татарстанның Буа районыннан.

"Безгә укырга керергә теләүчеләрнең кулында рус һәм җәмгыять белеме фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре булырга тиеш. Алар монда килгәч, татар теленнән әңгәмә рәвешендә имтихан тапшыра", ди Латфуллина.

“Бүлекне тәмамлаучылар башка һөнәрләрне дә җиңел үзләштерә”

Бүгенге көндә абитуриентлар педагогик югары уку йортларына бик теләп бармый, ди ул. Икътисадчы, хокукчы, журналист һөнәрләрен күбрәк сайлыйлар.

"Әмма укытучы булып эшләү бик дәрәҗәле һөнәр, дип әйтер идем. Безнең бүлекне тәмамлаучылар укытучы гына булып калмый, алар башка һөнәрләрне дә җиңел башкара. Уку йортын бетерүчеләрнең барысы да үз тормышыннан канәгать, күбесе белән элемтәдә торабыз", ди ул.

“Мәскәү татарларының күбесе татарча белми”

Латфуллина, Мәскәүдә татарлар күп яшәсә дә, аларның күбесе гаиләдә татар телендә сөйләшми, ди. "Безнең бүлеккә укырга керергә теләүчеләр булса да, аларның күбесе татарча белмәгәнгә күрә, монда укырга керергә курка", дип белдерә ул.

Телне үстерү Татарстанда, Казанда яшәүче татарлар арасында гына түгел, читтә яшәүче татарлар арасында да алып барылырга тиеш, дип саный Мәскәү укытучысы.

“Татар телен дәүләт югарылыгына күтәрергә кирәк”

Тел үстерү, телне саклау өчен эшне нидән башларга кирәк, бу өлкәдә үзегезнең тәкъдимнәр бардыр бәлки, дигән сорауга җавап итеп, ул, беренче чиратта туган телнең дәрәҗәсен, дәүләт югарылыгына күтәреп, аның мөһимлеген аңлатырга кирәк, дип җавап бирә.

Аның сүзләренчә, дәүләт күләмендә үткәрелә торган төрле фәнни эзләнү программаларына татар телен дә кертергә кирәк. Тел өлкәсендә яшьләрне кызыксындыру, ата-аналар белән эшләү дә мөһим роль уйный.

“Туган телен белү кешене баета гына”

"Без бит телебезне икенче, өченче планга куябыз. Төрле инновацион программалар илебез өчен бик мөһим, бик кирәкле, әмма һәрбер кеше үзенең туган телен белергә һәм үзенең туган телендә сөйләшергә тиеш, ул кешене, гомумән, баета гына", ди Мәскәү дәүләт педагогика университетының гомум тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре докторы Ландыш Латфуллина.
XS
SM
MD
LG