Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимен сайлауны Европа мәхкәмәсе караячак


Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

Журналист Ирек Мортазин үзенең Казан мэры сайлавына бәйле шикаятенең кабул ителүе турында Европа мәхкәмәсеннән раслау алган. Ул Казан шәһәре низамнамәсенә кертелгән төзәтмәләр белән килешми.

«Новая газета» журналисты Ирек Мортазинга Европа мәхкәмәсеннән раслау кәгазе бу көннәрдә килгән. Ул мәхкәмәнең Казан мэрын сайлау турындагы шикаятен кире бормауны зур казаныш дип саный, чөнки кайбер мөрәҗәгатьләр инде алдан ук «карарга лаек түгел» дип кире кагыла.

Хәзер Мәскәүдә яшәүче Мортазин әйтүенчә, 2010 ел октябрьдә шәһәр мэрын сайлау булырга тиеш иде, яз көне үк инде кала депутатлары Казан шәһәре низамнамәсенә төзәтмәләр кертүне хуплап тавыш бирде һәм нәтиҗәдә мэрны халык түгел, ә депутатлар сайлаячак дигән үзгәреш кертелде.

Мортазин моны Татарстан Конституциясенә каршы килә дип саный. Заманында аларга мэр сайлау турында референдум уздыруны җирле мәнфәгатьләргә карамый торган мәсьәлә дип аңлатканнар.

“Ә хәзер җирле мәнфәгатьләргә карый торган килеп чыкты. Алай була алмый бит инде”, ди Мортазин.

Депутатлар Страсбург мәхкәмәсе мәсьәләсен көзгә караячак

Русия югары мәхкәмәсе бу шикаятьне Мортазин төрмәдә утырганда караган һәм кире каккан.

«Мин төрмәдән чыккач, аны чак кына Европа мәхкәмәсенә тапшырырга өлгердем. Башта беренчел хат итеп кенә җибәргән идем. Аннары моның белән кызыксынулары һәм тулырак мәгълүмат җибәрүләрен сорадылар. Мин аны 18 апрельдә юлладым», ди ул.

Аның шикаяте кабул ителгән көннәрдә, Русия Дәүләт Думасы илгә Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларын үтәмәскә рөхсәт биргән канун өлгесен тикшерү турында бәхәсләр алып бара.

Федерация Шурасы рәисе вазифаларын башкаручы Александр Торшин июньдә Думага “Русиянең кайбер кануннарына үзгәрешләр кертү турында” канун өлгесен тәкъдим итте. Әлеге канун белән Русия үзенең конституция мәхкәмәсенә Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенең кайбер карарларын гамәлдән чыгарырга ирек бирәчәк.

Кайберәүләр канун өлегесе инде депутатлар җәйге ялга киткәнче үк карарлар дип фаразласа да, Дума аны көзгә калдырды.

Элегрәк танылган хокук яклаучылар, мондый канун кабул ителсә, Русия Европа Шурасыннан куылачак дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG