Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фирганә үзәнлегендә җир тетрәде


Сишәмбе кичендә Фирганә үзәнлегендә 6,2 тирбәлеш көчендә җир тетрәде. Үлүчеләр турында хәбәрләр юк.

Тетрәү үзәге Үзбәкстандагы Фирганә шәһәреннән көньяк-көнбатышка 42 чакрым ераклыкта булган. Тирбәлешләр Кыргызстан башкаласы Бишкәктә һәм Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә дә сизелгән.

Кыргызстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Бишкәктә яшәүчеләр өйләреннән чыгып төнне урамда үткәрде, дип белдерә.

Фирганә үзәнлеге – җир тетрәүләр еш була торган урын. 1996 елда 7,5 тирбәлеш көчендә җир тетрәп Ташкентка зыян килгән иде. Йөзләрчә мең кеше йорт-җирсез калды.
XS
SM
MD
LG