Кытай хакимияте Көнчыгыш Төркестанда дүшәмбе полиция бүлегенә һөҗүм итүчеләрдән 14 кешенең үлемен таныды.
Кытай рәсми матбугаты хәбәр итүенчә, пычаклар, балталар һәм яндыргыч шешәләр белән коралланган кешеләр төркеме «Аллһы Тәгаләдән башка Алла юк» дип кычкырып кешеләрне тотык итеп алган һәм аннан соң полиция бүлеген җимергән.
Әмма Германиядәге «Бөтендөнья уйгырлар конгрессы» сәхифәсе тыныч протест акциясенә полиция һөҗүм иткән, дип белдерә. Егерме кешенең үлүен, җитмеш кешенең кулга алынуын да хәбәр итә.
Ике ел элек төбәктә яшәүче җирле халык уйгырлар белән андагы кытайларның бәрелеше нәтиҗәсендә 200-гә якын кеше үлгән иде.