Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида “сүзсез протест” диварларда да чагыла


Чәршәмбе Беларус иминлек көчләре президент Александр Лукашенка сәясәтенә каршы чыккан дистәләрчә демонстрантны кулга алды. Кайберәүләр протестны дивар рәсемнәре ярдәмендә чагылдыра.

Соңгы тугыз атнада һәр чәршәмбе Беларус илендә президент Александр Лукашенка сәясәтенә каршы протест чаралары дәвам итә. Бу юлы да бөтен илдә йөзләрчә беларуслар “сүзсез протест”ка чыкты һәм һәрвакыттагыча иминлек көчләре тарафыннан куып таратылды. Моннан тыш, аларның кайберләре кулга алынды.

Минскида узган каршылык чарасында 200ләп кеше катнашты. Рәсмиләрнең мондый митингларны тыюына карамастан, алар һәрвакыттагыча урам буйлап кул чабып һәм аяк белән тыпырдап узды. Кайберләре җырчы Виктор Цойның Советлар берлеге таркалуы турындагы «Перемены» җырыннан чыгып, «Үзгәрешләр» дип кычкырды. Цойның әлеге җыры соңгы вакытта Беларустагы радиоларда тыелды.

Декабрьдә узган президент сайлавы вакытындагы каршылык чарасы кырыс рәвештә бастырылгач, Лукашенканы "Европаның соңгы диктаторы" дип йөртә башладылар.

Ул вакытта кулга алынган демонстрантларның кайберләре төрмәгә утыртылды. Сайлауда Лукашенкага төп көндәш булган Андрей Санникау биш елга хөкем ителде. 20 яшьлек Никита Лиховид өч ел ярымга каты режимлы төрмәгә ябылды.

Аның әнисе Елена Лиховид бу чәршәмбедә протест чарасына чыккач тоткарланды.

«Мин улым белән бергә көрәшергә тиеш. Һәм мин бу каршылык акцияләренә чыгуны дәвам итәчәкмен. Бу режимга протест белән чыгам һәм улыма теләктәшлек белдерәм”, дип сөйләде полиция бүлегендә утырган ана.

Халык ил бурычы балаларының җилкәләренә төшүен теләми

Узган атналар белән чагыштырганда бу чәршәмбедә протест чарасына халык азрак чыкты. 3 июль көнне “Сүзсез протест” чарасы нәтиҗәсендә, Беларус илендә 400 кеше тоткарланды.

Әмма катнашучыларны кеше аз булуы куркытмый.

“Безнең һәрбер хәрәкәт бу бик зур алга китеш. Ил күтәрелә”, ди алар.

Халык каршылыгы арта барганда, хакимият илне камап алган финанс кыенлыклар белән көрәшә. Инфляция зур тизлек белән үсә. Протест чарасында катнашучы берәү әйтүенчә, ул киләчәктә баласының хөкүмәт бурычларын түләвен теләми.

Халыкара тәнкыйтькә күбрәк дучар була барган Лукашенка «сүзсез протест»ларны аны урыныннан алып ату өчен чит ил котыртуы дип атады һәм аны бастырачагы белән янады. Илдәге массакүләм мәгълүмат чараларының ирекләре чикләнгән. Шул нисбәттән американнар Алексис Зимберг һәм Николас ван Бик элекке Советлар берлеге илләре буйлап сәяхәт итеп, хөкүмәт сүзеннән уза алмаган дәүләтләрдә сәяси протестны чагылдырган дивар рәсемнәре (граффитиларны) күзәтеп йөри. Алар Беларуста төрле кызыклы язуларга тап булды.

Дивар рәсемнәре эчтәлеге төрле

Алексис сүзләренчә, массакүләм мәгълүмат чаралары иреге кысылган һәм халык үз сәяси һәм социаль карашларын белдерә алмаган илләрдә, бу нигездә урамнардагы дивар рәсемнәрендә чагыла.

Николас ван Бик рәсемнәр арасында расачыл эчтәлектәгеләрнең дә булуын әйтә. Мисал өчен, бер урында яһүд йолдызы свастика белән рәттән ясалган.

«Аларның икесе дә төрле буяулар белән сызылган. Шуңа бу өлкәдә дә граффити үсә дип әйтергә була», ди ул.

Моннан тыш, элекке Беларусны сагыну чалымнары да очрый. Николас әйтүенчә, алар берничә тапкыр атта барган рыцарь рәсемнәренә дә тап булган. XIV гасырда ул тугра буларак кулланылган иде. Хәзер аны оппозиция үз символы итә, чөнки 1995 елда Лукашенко аны туградан алдырды.

Икенчеләре Мински шәһәрен беларус милли үзенчәлеген чагылдырган, аерым алганда аңа өлеш керткән шәхесләр исеме рәсемнәре белән бизәргә кирәк дип саный. Рәссамнар бу халык арасында милли горурлыкны арттырачак дигән фикердә. Беларус язучысы Янка Купала рәсеме шуның бер мисалы.

Алексис әйтүенчә, сәяси һәм бүгенге көн өчен мөһим булган дивар рәсемнәре нигездә студентлар һәм рәссамнар яши торган районнарда ясалган.

Бу дивар рәсемнәре белән уң якта өстә таныша аласыз.
XS
SM
MD
LG