Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон: АКШ техник дефолттан котылачак


АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Конгресста демократлар һәм республиканнарның илдә бюджет дефицитын киметү юллары турында килешүгә ирешәчәгенә ышаныч белдерә.

Клинтон бу хакта Һонгконгка сәфәре вакытында әйтте. Аның фикеренчә, хөкүмәт үз йөкләмәләрен үти алмаганда, Вашингтонның техник дефолттан котылу мөмкинлеге бар.

Якшәмбе көнне конгрессменнар янә уртак фикергә килә алмады. Республиканнар дәүләт чыгымнарын киметүне таләп итә. Демократлар салымнарны арттырып һәм башка чаралар белән казнадагы керемне арттырып дефицитны киметү ягында.
XS
SM
MD
LG