Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья банкы Африка Мөгезе илләренә ярты миллиард доллар бирә


Дөнья банкы Африка Мөгезендәге корылык кичерүче илләргә ярдәм өчен ярты миллиард доллардан артык акча бүлеп бирергә вәгъдә итте.

Бүген Римда БМО-ның әлеге төбәккә һуманитар ярдәмне арттыруга багышланган киңәшмәсе үтә.

БМО бәяләвенчә, соңгы 60 ел эчендә беернче тапкыр булган каты корылыктан Сомали, Җибути, Эфиопия, Кения, Судан һәм Уганда яшәүчеләр зур зыян килгән.

БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун донор илләргә Сомалиның көньягындагы ике төбәккә 1,6 миллиард доллар ярдәм бүләргә чакырды. Әлеге төбәкләр узган атнада ачлык урыннары дип игълан ителде.

БМО-ның азык-төлек һәм авыл-хуҗалыгы оешмасы вәкилләре, ашыгыч чаралар күрелмәгәндә, хәлләр начарланачак, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG