Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан коммунистлары сайлауга әзер


Коммунистлар партиясенең Казан бүлеге җитәкчеләре
Коммунистлар партиясенең Казан бүлеге җитәкчеләре

Татарстан коммунистлары Дума сайлауларына партиядән кемнәр катнашачагын билгеләде. Җыелыш зур шау-шу белән үтте. Каршылык чарасын оештырган оппозиция төркеменнән 12 әгъза фиркадән чыгарылды.


Матбугат конференциясе фирканең Татарстан бүлеге уздырган 19нчы Конференция нәтиҗәләренә багышланган булса да, очрашуда сүз күбрәк җыелыш алдыннан булган шау-шуның сәбәпләрен тикшерүгә кайтып калды. Партия җитәкчелеге бу чараны махсус алдан оештырылган провокация дип саный.

"Мондый хәлнең бездә булганы юк иде. Бу нигезнамәдә дә каралмаган ризасызлык чарасы бернинди кысага сыя алмый" дип, сүзен башлады Татарстан коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимов.

“Дума сайлауларына бездән 38 намзәт катнаша”

Аның сүзләренчә, июльнең 23енә билгеләнгән партиянең 19нчы Конференциясе, ничек кенә булмасын, барыбер үз нәтиҗәсенә ирешкән. Мандат комиссиясе вәкаләтләрен таныган 74 делегатның 51е Конференциядә теркәлгән.

Бу делегатлар тиешле санның 70%ын тәшкил иткәнгә күрә, кворумга ирешелде, дип белдерде Миргалимов.

Нәтиҗәдә Дума сайлауларына фирканең Татарстан бүлегеннән 38 кандидат сайланган. Бу намзәтләр өчен 51 делегаттан 49 кеше тавыш бирде. Берсе битараф калды, берсе каршы тавыш бирде дип, Дума сайлауларына Татарстаннан катнашучы депутатларның исемнәрен санап үтте ул.

Миргалимов сүзләренчә, быелгы сайлауларда коммунистлар фиркасеннән 12 яшь намзәт көч сынашачак. "Казандагы 5 секретаребезнең яше 30га да тулмаган", диде ул.

Оппозиция төркеменең, коммунистлар партиясеннән Дума сайлауларына кандидатлар исемлеге башында олигархлар тора, дигән сүзләрен, Хафиз Миргалимов, дөреслеккә туры килми дип, кире кага.

“5 катлы коттеджымны табучыга бүләк итәм”

"Әйдәгез бергәләп карыйк. Комоедов олигархмы? Ул – Кара диңгездәге флот адмиралы. Икътисади кризис вакытында Татарстанга бик зур ярдәм иткән кеше.

Әллә инде бүлекнең беренче секретаре олигархмы? Кая ул минем 5 катлы коттедж, күрсәтсеннәр булса? Мин аны бүләк итәргә хәзер. Әгәр мин “Москвич”ны күрсәтмәсәм, ник алдыйсың дигән булырлар иде.

Депутат исемлеге төзегәндә, миңа каршы чыгучылар үзләре азчылыкта булып, үзләренең тәкъдимнәрен кертергә тырышты. Минем бит бер генә тавышым бар, исемлек өчен халык тавыш бирде", дип белдерде ул.

Хафиз Миргалимовтан Коммунистлар партиясенең сайлау алды программасы белән таныштыруын сорагач, ул, хакимият партиясе эшләмәгән эшләрне сөйләп, җавап бирергә тырышты.

“Коммунистлар буш сүз сөйләми реаль эшләр башкара”

"Безнең кризистан чыгу юлы программасы бар. Аның беренче маддәсе чит илдәге кебек нефть, газ, энергетиканы халык файдасына эшләтүне үз эченә ала.

Икенчедән, безгә торак-коммуналь хуҗалык тарифларының үсүен туктатырга кирәк. Халыкның пенсиясе дә, хезмәт хакы да аларны түләп барырга җитми.

Аннан соң эшсезлек мәсьәләсе килә. Әнә Путин 20 миллионлык эш урыны булдыруны вәгъдә итә, әмма әлегә аларның берсе дә күренми.

Авыл хуҗалыгын гына алыгыз: ВАМИН ниләр генә эшләми. Укытучылар мәсьәләсен карагыз: авыл укытучыларының ташламаларын бетерделәр.

Яшьләрнең тәрбиясен дә истә тотыгыз. Аларның барлык проблемнарын чишәргә була һәм эшләргә кирәк. Бакча-ширкәтләр проблемы да чишелмәгән килеш кала бирә.

Бу проблемнарны саный китсәң, бик күп инде. Хакимиятнең кулы тимәгән, карары барып җитмәгән, кануны эшләмәгән якларга без үзебезнең тәкъдимнәрне кертәбез.

Безнең 11 программабызның һәрберсен тормышка ашырырга тырышабыз. Без буш сүз сөйләмибез, реаль сүзне генә сөйләп, бер такым буларак эшлибез", дип белдерде коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов журналистлар белән уздырган матбугат очрашуында.
XS
SM
MD
LG