Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар-башкорт белемле, мәдәниятле һәм кимендә урта хәлле булырга тиеш"


Галинур Зарипов тирмә ясый
Галинур Зарипов тирмә ясый

Башкортстанда борынгыдан килгән ысуллар белән тирмә ясаучы Галинур Зарипов "республикада милли мәнфәгатьләрне яклаучы чын лидер юк" дип белдерә.

Галинур Зарипов Башкортстандагы татар-башкорт проблемнарын "татар-башкорт элитасының өстән куертылган уены" дип атый. Ә гадәти тормышта гади халыкның – татар һәм башкортның кулга-кул тотынып яшәвен әйтә.

Менә өч ел инде Зариповлар республикада чын башкорт тирмәсен яңадан торгызып, аны ясап, шуның белән көн итәләр. Милли тирмә ясау турында республикадагы бер сәхифәгә мәгълүмат та биргәннәр. Әмма “бик яхшы” диюдән кала, чынлап торып кызыксынучылар да, сатып алучылар да булмаган. Тирмәләрне башка төбәкләргә алып китәләр икән. Галинур Зарипов үзе - башкорт, ә җәмәгате Резидә - татар. Алар Миякә районы Кыргыз-Миякә авылыннан Прагада укучы кызлары янына килгәндә “Азатлык” радиосында да булдылар.

Өйдә кайсы телдә сөйләшәсез?

Галинур һәм Резидә Зариповлар
Галинур: Күбрәк русча.

Ни өчен?

Резидә: Мәктәптә укыгангадыр ул...

Галинур: Резидә мәктәптә рус телендә генә укыды. Мин милли мәктәптә укыдым укуын, әмма ул милли мәктәпнең советлар вакытында кимәле бик чамалы иде.

Ул башкорт милли мәктәбе идеме?

Галинур: Әйе, өченче сыйныфка тикле башкорт телендә, дүртенче сыйныфтан туган телдән кала, бөтен фәннәр дә рус телендә укытылды. Шул советлар вакытында милли мәктәп дип атала торган иде.

Аек кына уйлап караганда милли мәктәпнең кимәле-дәрәҗәсе урыс мәктәбе белән чагыштырганда түбән. Элек тә, хәзер дә шулай. Мин катгый рәвештә әйтмим, әмма мин шулай дип уйлыйм.

Урыс мәктәбендә милли гореф-гадәтләр нигезендә тәрбия бирелми бит...

Галинур: Юк, бирелми. Балаларны рус телендә укытуның ахыры бөтенебезгә дә билгеле – ассимиляциягә китерәчәк.

– Сез моңа риза?

Галинур: Юк, мин моңа риза түгел, мин риза димәдем. Әмма Башкортстанда бу эшне үз җилкәсенә алып баручы шәхес кайда? Халыкны алга әйдәүче юк ул. Башкортстанда милли эшне үз җилкәсенә күтәреп, үз намусына алып, милләтне алга өндәүче шәхесне мин күрмим.

Башкортлар корылтае һәм башка оешмалар бар, аларның җитәкчеләрен милли лидер буларак күрмисезмени?

Галинур: Хәтерлисезме, Мортаза Рәхимовны эшеннән күчергәндә корылтай башлыгы Галинның үзен тотуы ничек булды? Комментар юк...

– Ә шулай да башкортның киләчәктә милли лидеры булырмы?

Галинур: Әлбәттә булыр, әмма халыкта пассионарлык бик түбән, татарда да, башкортта да. Сәбәбе – халык матди дөньяга бик бирелгән.

– Фәкыйрьлектән килә дип уйлыйсызмы?

Галинур: Фәкыйрьлектән үк түгел, хәзер советлар вакыты белән чагыштырганда һөнәре, башы, кулы, егәрлеге булган кешегә яшәү күпкә җиңелрәк. Калганнар киртә артында кала инде, нишлисең. Бездә халык матди якка бик бирелеп, шуннан башка берни дә күрми яши.

– Сез әңгәмә башында өйдә күбрәк русча сөйләшәбез дип әйткән идегез. Балаларыгызны кайсы телдә сөйләшеп үстердегез?

Галинур: Урыс, башкорт, татар теле белән бергә инде.

Резидә: Балалар нәнәсе, картатасы белән үсте. Без бер гаилә булып яшәдек.

Элита тарткалаша да, алдап ярдәмгә үз милләтен чакыра
Галинур: Минем атаем белән инәем аларны тәрбияләде. Шуңа башкорт телен сөю, үзләрен башкорт итеп хис итүдә атаем белән әсәемнең тырышлыгы зур булды. Ул зур яхшы эшне мин үз өстемә ала алмыйм. Мин балаларны үстергәндә хәтерлим, без үзебез дә бала гына идек. Алла бирса, оныкларыбыз булса, мин аларны хәзер ничек тәрбияләргә икәнен беләм. Яшь чакта, студент вакытында без алар белән бергә үстек бит.

– Резидә, сез Галинур белән берүк районда туганмы?

Резидә: Берүк районда, төрле авылларда. Безнең авыл - татар авылы. Мин үзем Кыргыз-Миякәдә үстем. Әни Баязит, әти Качаган авылыннан. Алар татар авыллары.

Галинур: Хәзер дә башкорт авыллары дип язылмый.

– Ә ни өчен башкортка кияүгә чыгарга булдыгыз? Татарлар беткән идемени соң?

Резидә: Андый сорауны алдыма куймадым мин.Милләтенә карап кияүгә чыгу уемда да булмады. Кем булса да, миңа барыбер иде.

Галинур: Безнең көньяк-көнбатышта ул проблем бүген дә юк. Халыкта башкорт белән татар арасындагы ыгы-зыгы, гаугалашу бөтенләй юк ул. Бу хәл бит татар-башкорт элитасыннан килә. Элита тарткалаша да, алдап ярдәмгә үз милләтен чакыра.

– Халык ничек карый бу тарткалашуга. Тегендә татарларны башкорт итеп яздырганнар, монда татар мәктәпләрен бетерәләр, башкортларның үз проблемнары бар дигәнне ничек кабул итә?

Галинур: Төптән уйлый белгәне нидән икәнен аңлый, ә белмәгәне аңа битараф. Күп кешегә ул проблем бөтенләй юк.

– Сезне районга башкорт җырчысы килеп төшә икән, халык, димәк, дәррәү килеп аның концертына бара. Ә иртәгә татар җырчысы килсә, аны да тыңлый һәм шулай тормыш дәвам итәме?

Резидә: Әйе, мин килен булып төшеп, ун ел башкорт авылында тордым. Мин бер кыенлык та күрмәдем, татар дип битәрләүче дә булмады. “Татарочка” дип кенә йөртәләр иде.

– Анда бүтән татарлар юк иде мәллә?

Галинур: Бер ун-унбишләп килен бар иде, калганы тоташ башкортлар.

Бүген татар белән башкортның өйләнешүе шулай ук дәвам итәме?

Резидә: Шулай ук. Бер аерма да юк. Үзебездә бердә сизгәнебез юк. Шулай да телевизордан, радиодан ниндидер проблем бар икәнен ишетәбез. Ул проблем куертыла. Без аны көндәлек тормышыбызда күрмибез.

– Берегез татар, берегез башкорт инде, ә балаларыгыз кемнәр соң сезнең?

Галинур: Үзләреннән сорарга кирәк.

Иң мөһиме – яхшы кеше булсыннар
Резидә: Кызыбыз үзен башкорт итеп таный. Улыбыз Мәскәүдә укый, аңа бирелгән анкетада “милләтең” дигән сорау бар иде. Ул: “мин катнаш гаиләдә тудым” дип язып куйды. Әлегә үзенең милләтен ачыкламаган.

– Резидә, кызыгызның үзен башкорт дип язуына мөнәсәбәтегез ничек?

Резидә: Мин моңа алама итеп карамыйм. Әгәр ул лаеклы башкорт булса, мин шуңа канәгать. Ул мәдәниятле булсын! Әгәр халкын әйбәт итеп күрсәтә алса, башкортмы анда татармы – мин бик шат булыр идем.

– Галинур, кызыгызның үзен башкорт итеп тануына горурланасызмы?

Галинур: Юк, бернинди горурлык та юк. Милләт – ул читтән эленә торган әйбер түгел. Хет яһүд, хет эскимос дип атасыннар үзләрен. Иң мөһиме – яхшы кеше булсыннар. “Мин башкорт” дигәннәреннән миңа нинди горурлык булырга тиеш ди?

“Мин башкорт” дигән сүз, сездән әти-әни буларак сорыйсым килә, ул нәрсә дә булса таләп итәме?

Галинур: Әлбәттә, “мин башкорт” дисәм, мәдәниятле, белемле, фәкыйрь түгел, кимендә урта хәлле булырга тиешмен. Чын башкорт һәм чын татар Һәркемгә якты йөзле, җылы сүз әйтүче була. “Мин башкорт” дип, “мин-мин” дип күкрәгенә сугып йөргән кеше җүләр ул.

– “Мин башкорт”, “мин татар” дип әйтүчегә туган телне белү мәҗбүриме?

Галинур: Әлбәттә!

Резидә: Тел - культураның бер күрсәткече.

– Сезнеңчә, “мин татар”, “мин башкорт” дип әйтәм икән, мин үз халкымның гореф-гадәтләренә дә тугры булу вазифасын да үз өстемә алам. Шуннан чыгып караган вакытта, сезнең халыкның бик борынгыдан килгән тирмәләрен ясавыгыз тугрылыкны дәлилләвегез булып торамы?

Галинур Зарипов тирмә ясый
Галинур: Әйе! Мин бу тирмәләр ясауга бик озак һәм урау юллардан килдем. Агач эшкәртү кәсебен бәләкәйдән бик яраттым. 1992 елда Ельцин реформалары вакытында ирекле эшмәкәрлек форсаты килеп чыкты. Мин шуннан бирле ирекле эшкуар. Үз-үземә эшлим, тапканым да, югалтканым да үземнеке. Күп еллар өйләр төзедек, аны бизәдек. Аннан җилкәнле көймәләр төзедек. Ансы мавыгу (хобби) гына булып калды. Ләкин сатып булмады, ул эшне ташларга туры килде.

Шуннан бер инглиз сәхифәсендә инглизләрнең тирмә төзүен күреп алдым. Инглизләр төзи, ә без нәрсә икәнен оныттык, дип бик гарьләндем. Белүче дә юк! Шуннан бөртекләп-бөртекләп интернеттан, кайдандыр китаплардан, кайдан музейлардан мәгълүмат туплап беренче тирмәне Камил улым һәм Лилия кызым белән корып куйдык. Ул әллә ни артык матур түгел иде.

Шуннан ипләп кенә башланып китте. Ә ул тирмәләр бик шәп сатыла икән. Улым унынчы сыйныфта укыганда хөрт кенә булса да, бер сәхифә эшләде, шуннан интернет аша тирмә ясавыбызны сорый башладылар. Хәзер менә тфү-тфү ул үтенечләр шәп килә башлады.

– Тирмәләр ясауга ничә ел булды инде?

Галинур: Өченче ел эшлибез.

– Тирмә ясау үз-үзен аклыймы?

Галинур: Кереме алай зур ук булмаса да, файдасы әзрәк кенә бар. Вакыт үтү белән ул керем зураер дип уйлыйбыз.

– Тирмәләрне гаилә белән генә ясыйсызмы? Әллә читтән дә җәлеп итәсезме?

Галинур: Вакытлыча гына.

Башкортстанда сездән кала тирмә ясаучылар тагын бармы?

Галинур: Бар, Баймакта Вилүр агай ясый. Ләкин аның тирмәләре Сабантуйда гына куя торган, декоратив. Уфада “Агыйдел” ширкәте бар иде, әмма мин аларның эшләре турында быел ишетмәдем. Көндәшлек юк дип әйтергә була.

– Республика күләмендә күпләп тирмә ясау ширкәте бармы?

Галинур: Юк.

– Димәк, бөтен Башкортстанга ике тирмә ясаучы, шуның берсе сез булып чыгасыз?

Галинур: Бар ул, әмма аларныкын тирмә дип атап булмый, чөнки синтетик материалдан эшлиләр.

– Сезнең тирмә нәрсә белән аерылып тора?

Галинур: Башкорт тирмәсе төрки халыклар тирмәсе нигезендә эшләнә. Казакъ, кыргыз тирмәсеннән аермасы шунда – ишеге һәрвакыт агачтан. Ә аларда ишекләр күп очракта киездән булган. Ул Башкортстанда агач иркен булу белән генә бәйледер. Алардагыча өстендә төнлеге бар.

Безнең тирмәләр тарихи реконструкция кимәлендә. Ул киездән, ярма агачтан, сары каештан. Безнең этно-тирмә дигән бер модель бар. Анда урта гасырлардагы кебек кораллар да эшләп куеп була. Мин аларны үзем эшләп алдым. Ул борынгылыкны янә кайтару булып тора.

– Тирмәләрегезне кемнәр сатып ала?

Галинур: Урта хәллеләр, аның белән мавыккан кешеләр. Шунда йоклыйлар. Берничә кеше машина өстендә йөртеп сәяхәттә куллану өчен җиңел, кечкенә тирмә сатып алды. Мәскәүдән җәйләүгә йөрергә алалар.

– Резидә, ә сез ирегез тирмә ясаганда ни белән мәшгуль?

Резидә: Үз эшем бар. Мин бәяләүче. Машиналар, өйләр, кибетләрне банктан кредит алган вакытта, милек итеп куеп торалар. Мин аларны бәялим.

– Ә тирмәләрен ирегез үзе бәялиме, әллә сез аңа бәя куясызмы?

Резидә: Бергә.
XS
SM
MD
LG