Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә эсселек: узган елгы янгыннар кабатланмасмы?


Волгоград өлкәсенең Ташлы Буерак авылында янгын сүндерүчеләр янгынга каршы көрәшә, 27 июль 2011
Волгоград өлкәсенең Ташлы Буерак авылында янгын сүндерүчеләр янгынга каршы көрәшә, 27 июль 2011

Русиядә һава торышы эссе торуы дәвам итә, уртача температура – 34 градус. Метеорологлар пәнҗешәмбе кояшның кыздыруы 38 градуска кадәр җитәргә мөмкин дип кисәтә.


2010 елның җәе аномаль эсселек белән истә калды. Бик күп җирдә янгыннар чыкты, Мәскәү тоташ төтен эчендә утырды. Нәтиҗәдә аномаль эсселек һәм янгыннар дистәләрчә мең кешене үлемгә дучар итте. Быел да зур территорияләрдә янгыннарның чыгу куркынычы бар. Узган елдагы югалтулардан дәүләт сабак алмады кебек, ә бу яңа корбаннар барлыкка килергә мөмкин дигән сүз.

Бүген Ерак Көнчыгышта янгыннарны сүндерә алмый газапланалар. Русиянең урта төбәкләрендә һава бөркү, эссе. Күпләр эсселектән качып өйдә утыруны кулай күрә. Узган елда күп төбәкләрдә ике ай дәвамында тамчы да яңгыр яумады, температура 40ка җиткән көннәр дә булды. Быел да узган елдагы кебек афәтнең кабатланырга мөмкин булуы күпләрне борчый.

Исегездә булса, узган ел Мәскәү тирәсендәге торф сазлыклары янды, башкала кара төтен эчендә калды. Төтен аркасында сөрем газының дәрәҗәсе тиешле нормалардан артты. Кешеләр медицина битлекләре сатып алып, төтеннән котылырга тырышты. Берничә көн эчендә мондый битлекләр хәтта кибет киштәләреннән юкка чыкты. Аларны сатып алып өлгермәгәннәр тәрәзәләренә юеш тукымалар сузып сакланды. Көн озынын кондиционер кабызган килеш машинада утыручылар да байтак булды. Кан басымы күтәрелү, инфаркт, инсульт кичерүчеләр, аңнарын югалтып егылучыларны санап бетергесез. Хәлсезләнеп өйдән чыкмыйча үлгән кешеләр дә байтак иде.

Түрәләр каза күрүчеләр санын яшерә

Хакимият моңа реакция күрсәтергә ашыкмады. Эсселеккә чыдамаслык вакыт август аена туры килде. Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаменты башлыгы Андрей Сельцовский үлем очраклары ике тапкырга нормалардан арткан иде дип белдерде.

“Гадәти көннәрдә Мәскәүдә уртача 360-380 кеше үлеме теркәлә. Бүген алар 700 очрак белән исәпләнә”, дип белдерде Сельцовский.

Ләкин Русия cәламәтлек саклау һәм социаль ярдәм күрсәтү министрлыгы бу саннарны кире кага. Узган елда үлүчеләрнең төгәл саны юк. Кем ничек үлгәне һәм күпме икәнен хөкүмәт биргән мәгълүматлар рәсми булмаган оешмалар әйткәненнән нык аерыла. Төрле саннар китерелә. Кайбер мәгълүмат чыганаклары узган елның аномаль җәендә 55 мең кеше вафат булды дип хәбәр итә. Бу санга йөрәк өянәгеннән, кан басымы күтәрелү, төтенгә буылып, тын органнарына зарар килеп вафат булганнар да керә.

Гринпис белгече Григорий Кускин әйтүенчә, 55 мең үлем очрагы бу әле минималь саннар.

“Бу статистика китергән саннарның иң азы. Реаль саннар тагын да югарырак һәм куркынычрак. Бездә мәгълүматлар, саннар һәрвакыт яшерелә, хәрәмләшәләр. Шуларны исәпкә алганда, үлүчеләр саны рәсмиләр әйткәненнән нык аерыла,” ди белгеч.

Русия премьер-министры Владимир Путин узган ел каза күрүчеләргә ярдәм итү эшләрен үзе җитәкләде. Матбугатта аның очкычта янгыннар сүндереп йөргәне бертуктаусыз күрсәтелде.

Узган елны афәт чыгар алдыннан гына Русиядә янгын сүндерүчеләрнең күбесе эшеннән кыскартылды, янгынга каршы көрәшер өчен реаль көчләр җитмәде. Халыкка бу очракта үзенә мобилизацияләшергә туры килде, волонтерлар тупланып, янгынны сүндерергә тырышты.

Григорий Кускин узган елда халыкның күпләп үлемендә янгын чыгуга каршы эшләүче хезмәтләрнең гаебе әллә ни зур түгел дип белдерә.

“Кешеләрнең күпләп үлүе ялган мәгълүмат бирүгә бәйле, янгын чыгу турында әйтмәделәр. Төтен Кремльне уратып алганнан соң гына рәсмиләр моны танырга мәҗбүр булды,” ди Кускин.

Гринпис: 4 миллион гектар җир яна

Рәсмиләр хәтта янгыннар аркасында зыян килгән территорияләрнең мәйданын да әйтергә теләмәде. Төрле саннар китерелә, берничә мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, зыян килгән территория 2 миллион гектардан алып 6 миллион гектарга кадәр җитә.

Бөтендөнья кыргый табигатьне саклау фонды вәкиле Николай Шматков спутниктан төшерелгән фоторәсемнәрдә "Ерак Көнчыгышта чыккан янгыннар Якутиягә дә барып җиткәнен күреп була" дип әйтә. Ләкин түрәләр моны инкарь итә, алар мәгълүматны киметеп күрсәтү яклы.

Гринпис мәгълүматлары "Якутиядә янгын чыккан территория дүрт миллион гектар мәйдан били" дип хәбәр итә. Ә рәсми статистика бөтен Русия буенча янгын аркасында 1 миллион гектар җир зыян күргән дип җиткерә.

Бүген дә Архангельски өлкәсендә урманнар, Мәскәү асты җирләрендә торф сазлыклары яна. Узган ел Мәскәү тирәсендәге янгыннарны сүндерер өчен халыкны туплау эшләрен оештырган Григорий Кускин, хакимиятнең паникага бирелергә кирәкми, янгыннарның чыгуы гадәти дип әйтүе халыкны куркыныч астына куя дип саный. Проблемны хәл итәр урынына ул яшерелә, моның аркасында гаепсез кешеләр каза күрә.

"Узган ел янгыннардан нәтиҗә ясалмады"

Шматков дәүләтнең урманнарга чимал итеп каравын, аны саклау турында уйламаганын әйтә. Урман хуҗалыкларында тәртип урнаштырылмый, янгын чыкмасын өчен тиешле дәрәҗәдә эш оештырылмый. Хакимият узган елны чыккан куркыныч афәткә нәтиҗә ясамады.

“Хәтта урманнарда учак яндырган ял итүчеләр, аучылар янына килеп "учакны сүндерегез" дип әйтүчеләр юк, аларны контрольдә тоту эше дә алып барылмый. Узган ел каза күрдек, ләкин саклану чаралары барыбер каралмаган”, ди ул.

Шматков әйтүенчә, быелгы эсселектә аз булса да яңгырлар явып торуы могҗизага тиң.

"Әгәр дә алдан саклану чаралары күрелмәсә, эш тиешле дәрәҗәдә оештырылмаса, рәсмиләрнең узган елдагы кебек очраклы дип бәяләнгән янгыннар еш кабатланырга мөмкин", ди ул.
XS
SM
MD
LG