Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда халык тагын Тәхрир мәйданына җыела


Таһрир мәйданында яңа протест җыеннары
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

"Гарәп язы" дигән төшенчәне әйләнешкә кертеп җибәргән Мисыр инкыйлабына ярты ел тулганда халык тагын шул инкыйлабның үзәге булган Тәхрир мәйданына җыелды.

Мисыр инкыйлабына ярты ел тулганда халык тагын ризасызлык белдерергә Каһирәнең Тәхрир мәйданына җыела

"Гарәп язы" дигән төшенчәне әйләнешкә кертеп җибәргән Мисыр инкыйлабына ярты ел тулганда халык тагын шул инкыйлабның үзәге булган Тәхрир мәйданына җыелды. Демонстрациячеләрнең мәйданга кайтуын кайберәүләр бу яңа инкыйлабның башы түгелме дигән борчылу белән кабул итә.

Тунис инкыйлабыннан соң күп тә үтмәстән, 25 гыйнварда мисырлар да президент Хөсни Мөбәрәк хакимиятенә ризасызлык белдереп урамнарга чыкты һәм башка гарәп илләренә дә үзгәрешләр дулкынын көчәйтеп җибәрде.

Аларның инкыйлаб омтылышларының нәтиҗәсе буларак Мөбәрәк хакимияттән китәргә мәҗбүр булды һәм демократик киләчәк төзүгә өметләр көчәйде.

Таһрир мәйданы
Әмма, алты ай үтүгә, башкаланың Тәхрир мәйданында яңадан протест белдерүчеләр җыелды. Бу җомгага билгеләнгән “Халык теләге һәм бердәмлек җомгасы” исемле зур урам җыены алдыннан төрле зурлыктагы һәм төрле шәкелдәге 25-тән артык оешма җыелып уртак позиция булдыру турында сөйләште. Кайберәүләр инде икенче инкыйлаб зарурлыгы турында да сөйли башлады.

Азатлык радиосы хәбәрчесе Әхмәтшаһ Азами Каһирәнең Тәхрир мәйданына чыгып бу хәлләрнең сәбәпләре турында сорашты.

Ризасызлык белдерүчеләрнең берсе Һана Мөхәммәт президент Мөбәрәк хакимияттән китсә дә, чынлыкта җитәрлек үзгәрешләр күрмәвен белдерде.

Һана Мөхәммәт
“Чынлыкта хакимият алмашса да, безнең таләпләр үтәлмәде. Хакимияттәгеләр китсә дә, барысы да түгел, кайберләре генә китте. Шуңа күрә, без әле дә монда ризасызлык белдерәбез, чөнки без хакимиятнең тулысынча китүен һәм чын үзгәрешләр булуын телибез. Хакимият үзгәрешләрсез генә алмашса, берни дә булмаячак”, диде Һана Мөхәммәт.

Ул шулай ук халыкның элекке хакимияттә булган барлык түрәләрнең дә хөкемгә тартылуын теләве турында белдерде.

“Безнең таләпләр шактый күп. Төп таләпләр элекке хакимияттә булганнарның барысын да хөкемгә тарту һәм бу чын хөкем булсын. Нигә Хөсни Мөбәрәк әле дә өй сагы астында? Без аның төрмәгә ябылуын телибез. Аларның кайберләре гаепсез дип игълан ителде яки төрмәгә биш елга гына ябылды. Кайберләре акчаларны чит илләргә җибәрде. Үз акчаларыбызның кире кайтарылуын телибез. Без 28 гыйнварда протестчыларны үтергән полиция хезмәткәрләренең чын хөкемгә тартылуын телибез. Таләпләр бик күп. Аларны санап чыгу өчен өч сәгать вакыт кирәк булыр иде”, ди Һана Мөхәммәт.

Гайшә исемле башка бер демонстрацияче февраль аенда хакимиятне вакытлыча үз кулына алган Кораллы көчләр югары шурасы эшеннән канәгать түгел.

Гайшә
“Төп үзгәреш элекке хакимиятнең башлыгын алып ташлау һәм урнашкан мирас системына нокта кую гына булды. Шулай итеп, Мисыр халкы бераз иреклек алды. Бу халыкның тиешле хокукларын демонстрацияләр, протестлар һәм агитация аша алуын раслады. Әмма халык дәшмичә, тын торып кына үз хокукларын ала алмый”, ди Гайшә.

Тәхрир мәйданындагы бу протест чараларын күпсанлы инкыйлаб яшьләре оешкан төстә үткәрә. Инкыйлаб төркемнәре әгъзалары мәйданга кешеләрне букчаларын һәм документларын тикшереп кенә кертә. Полиция һәм хәрбиләр иминлек эшләренә комачауларга мөмкин дип мәйданга кертелми.

Активистлар Таһрир мәйданында иминлекне үзләре саклый
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:31 0:00
XS
SM
MD
LG