Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда сыра сатучылар баш күтәрә


Сыра сатучы бәләкәй кибетләрнең берсе. Чаллы, 2011 ел
Сыра сатучы бәләкәй кибетләрнең берсе. Чаллы, 2011 ел

Русия президенты Дмитрий Медведев сыраны аракы белән тиңләү турындагы канунны хуплады. Алга таба сыра сату урыннарын кискен тыюлары да ихтимал. Чаллыда бу эш башланды инде.


Медведев имза куйган канун 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Ә менә Чаллыда әлеге федераль канунны быел ук, июль аенда тормышка ашыру өстендә эш башланды. Шәһәр хакимияте җир асты үтешләрендә, юл кырындагы кибетләрдә сыра сатуны тыю турында карар кабул итте.

Медведевнеке бүтән Чаллыларныкы башка

Сыра сатучы эшмәкәрләр бу карарны зур дулкынлану белән кабул итте. Узган атнада шушы юнәлештә эш алып баручы 100дән артык эшмәкәр урам җыенына да чыкты. Ләкин хакимиятнең моңа карап кыйбласы үзгәрмәде шикелле.

Сыра шундый кибеттә дә сатыла
Мәсьәлә урында хәл ителмәгәнлектән, Чаллы эшмәкәрләре 1 августта Казанда урам җыены уздыру турында карарга килде. Сыра сатучыларның каршылык хәрәкәтен оештыручыларның берсе – Олег Азовцев. Без аның белән берничә көн дәвамында элемтәгә чыктык.

Алай да Олег Азовцев әлегә матбугат чаралары белән сөйләшергә теләмәвен, аңлатма бирмәячәген белдерде. Аның сүзләренчә, матбугат бу эшмәкәрләрнең хәрәкәтен гел тискәре яктан гына күрсәтә икән.

Шуннан соң сыра сатучы кибет хуҗалары белән дә сөйләшүләр булды. Ни хикмәт: без мөрәҗәгать иткән 5 кибет хуҗасының бары берсе генә микрофонга үз фикерен белдерде. Анысы да исем-фамилиясен күрсәтмәүне сорады. Без аны Гөлнәфидә дип атарбыз.

“Фатир сатып, кибет салган идек”

“Мин тукталышлардагы кечкенә кибетләрдә сыра сатуны тыю турындагы карар белән риза түгел. Күпме кеше эшсез калачак. Халыкка сыра эчертүдә без гаепле түгел. Зур кибетләр, акцияләре белән, 3 шешә алсаң берсен бушлай биреп, халыкны күбрәк эчертә.

Чаллыдагы бер кибет
Без заманында фатир сатып, кибет салдык. Болай буласын белсәк, алай кыланмый идек. Мин хәзер пенсия яшендә, кая барыйм. Безнең кибеттә ипи-сөт кенә сатып ерак китеп булмый. Сыра сату зур урын тота.

Салымын, эшчеләргә хезмәт хакын вакытында түлибез. Безгә яңа бизнес ачарга, велосипед сатарга тәкъдим итәләр. Моны эшләү өчен вакыт һәм капитал кирәк. Эш болай барса, "2 метрлы җир"гә китәсе генә кала. 1 августта Казанда булачак урам җыенына барачакмын”, диде Гөлнәфидә ханым.

Чират тавыкка җитәрме?

Әйе, Чаллы хакимияте сыра сатуны туктаткан эшмәкәрләргә яңа эш ачуда булышырга тәкъдим итә. Ләкин эшмәкәрләр моның белән риза түгел. Шуңа да карамастан, кечкенә кибетләрдә 10 августтан сыра сату тыела, дигән карар әлегә үз көчендә кала.

Шушы вазгыятьтә чаллылар 1 августта чираттагы урам җыенын Казанда уздырырга тели. Соңгы көннәрдә Чаллыда шундый хәбәр дә таралды: алга таба кечкенә кибетләрдә тавык ите сатучыларны да шундый ук язмыш көтә, тавыкны җитештерүче кибетләрендә генә сатарга мөмкин булачак, диләр. Бу сүзләр әлегә расланмый.
XS
SM
MD
LG