Accessibility links

Кол Шәрифтән намаздан кайтучыларга махсус автобуслар каралган


Бүген мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана һәм мәчетләрдә беренче тәравих намазы укыла.

Намаз төнлә генә беткәнгә, Казан шәһәре “Кол Шәриф” мәчетенә йөрүчеләр өчен быел да махсус транспорт каралган. Барлыгы өч автобус мөселманнарны шәһәрнең төрле районына ташыячак.

Казанның транспорт комитеты хәбәр итүенчә, бу автобуслар бер ай дәвамында - 31 июльдән 30 августка кадәр йөриячәк.
XS
SM
MD
LG