Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (36)


Бер төркем татар-башкорт хәрбиләре. Шигардә "Яшәсен мөселман хәрби көрәш революцион солдатлар" дигән сүзләр.
Бер төркем татар-башкорт хәрбиләре. Шигардә "Яшәсен мөселман хәрби көрәш революцион солдатлар" дигән сүзләр.
Мөселман гаскәрләре корылтае (17-22 июль 1917)

Корылтайда фронтовиклар, хәрби хезмәттәгеләр, матрослар була. Корылтайга шулай ук Мөселман социалистлары комитетыннан Мулланур Вахитов, Казан Мөселман комитетыннан Нәҗип Хәлфин, Бөтенрусия мөселманнары шурасыннан Садри Максуди, Казан хәрби бүлгесе башлыгы полковнигы Коровиченко да киләләр. Корылтайда Бөтенрусия мөселман хәрби шурасының низамнамәсе һәм програмы кабул ителә.

Шураның низамнамәсе
  1. Шура, армия, флот һәм махсус берләшмәләрнең вәкилләре белән корылтай тарафыннан сайланган 12 әгъзадан төзелә.
  2. Чечен, осетин һ.б. шуның ише җирле хәрби бүлекләрдән, казакъ берләшмәләрендә хезмәт итүче мөселман казакълардан, Мөселман кырым кавалерия полкыннан, Төркестан, беренче Дагыстан полклары белән Кара диңгез флотындагы Кырым хәрби берләшмәсеннән, Балтыйк һәм Владивосток флотларындагы мөселман гаскәриләреннән берәр һәм армиядән икешәр вәкил сайлана.
  3. Шураның үзәге Казанда булачак, Петроградта һәм, Шураның карары буенча, башка җирләрдә дә шөгъбәләр (бүлекләр) ачылачак.
Корылтайда, уставта әйтелгәнчә, 56 хәрби комитет төзелә, тик аларның җитәкчеләре төрле сәяси карашта була. Шулай итеп, Шура эчендә сәяси идеология ягыннан бердәмлек тәэмин ителми кала. Мәсәлән, Киев хәрби округында мөселман хәрби комитеты рәисе милләтче Й.Мозаффаров булса, Уфа хәрби округында комитет башлыгы итеп большевик Ш.Ходайбирдин билгеләнә.

Корылтайда кабул ителгән програм нигезендә Шура бөтен мөселман гаскәриләренең вәкаләтле хәрби оешмасы дип саналырга тиеш була. Җирле бүлекләр үзләренә турыдан-туры кагылган мәсьәләләрдә мөстәкыйль булсалар да, гомуми мәсьәләләрдә Шурага буйсынырга тиеш. Җирле хәрби комитетларның чыгымнарын күтәрү өчен, офицерларның хезмәт хакыннан 4%, солдатларныкыннан 2% алынырга тиеш була.

Хәрби корылтай белән бәйле бер мөһим фактны да күрсәтергә кирәк: Русия мөселманнарының бөтен гамәлләренә матди ярдәм кылган ике мәшһүр азәрбайҗан бае Мөселман гаскәриләре шурасы корылтаена да акча бүлеп бирә. Хаҗи Зәйнелгабидин Тагиев 10,000 сум, Шәмси Әсәдуллаев 5,000 сум җибәрә. Тагиев корылтайга кадәр үк Милли Шура фондына 50,000 сум өсти.

Корылтай, биш көн дәвам иткән фикер алышулардан соң, Монасыйпов тәкъдимнәрен дә истә тотып түбәндәге карарларны кабул итә:
  1. Милли Мәҗлес төзелергә тиеш.
  2. Мөселман гаскәриләре өчен милли аеру билгеләр тәгаенләнсен.
  3. Тылда вак гарнизоннарга таратылган мөселман гаскәриләрен бергә туплап, мөселманнар яшәгән шәһәрләргә урнаштырырга кирәк.
  4. Фронтта төрле дивизияләрдә хезмәт итүче мөселман гаскәриләрен даими берләшмәгә туплау шарт.
  5. Петроградка махсус вәкиллек җибәреп, "милли хәрби берләшмәләр" төзү мәсьәләсе ашыгыч рәвештә каралырга тиеш.
  6. I Кырым батальоны мөстәкыйль гаскәри берләшмә дип саналырга тиеш.
  7. Хәрби Шурага яңа милли берләшмәләр төзү өчен вәкаләт бирү тиешле.
  8. Кавказда һәм башка төбәкләрдә ихтыяри милли берләшмәләр төзү шарт.
  9. Кавказ, Кырым, Каспий артындагы милли берләшмәләрдә солдатлар да, офицерлар да мөселман булырга тиеш.
Бөтенрусия мөселманнары Хәрби Шурасы корылтаенда хәрби мәсьәләләр генә түгел, ә мөселманнарны кызыксындырган башка проблемнар да каралган. Алар буенча да төрле карарлар (дөрес, алар мәҗбүри көчкә ия булмаган) кабул ителгән. Түбәндә әлеге карарларның сөземтәсе бирелә.

Мөселман гаскәриләре:
  1. Учредительное Собраниегә сайлауларга актив рәвештә катнашырга тиеш.
  2. Тавыш бирү күләме җитәрлек дәрәҗәдә булган төбәкләрдә бары тик мөселман социалист кандидатларга тавыш бирергә тиешләр.
  3. Үз кандидатларын күрсәтә алмаган очракта төбәктәге социалист төркемнәр белән хезмәттәшлек кылырга бурычлылар.
  4. Мөселман хатын-кызларына сәяси һәм мәдәни (граждан) хокуклар бирелергә тиеш.
  5. Җиргә кем генә хуҗа булмасын (дәүләт, монастырь, хосусый милекче һ.б.). халык аннан бертигез файдаланырга тиеш.
  6. Һәркемнең җирдән файдалану хакы бар.
  7. Бөтен бу карарлар иң югары оешма буларак, Учредительное Собрание тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Корылтай кабул иткән карарлардан күренгәнчә, аның делегатларының күпчелеген социалистлар тәшкил иткән. Билгеле ки, алар арасында бик азы гына социализм теориясен аңлаган, ләкин социалистик фиркаләрнең матур шигарьләренең сугыштан йөдәп беткән, яхшы киләчәккә омтылган солдатларны үзләренә җәлеп иткәне бәхәссез.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG