Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Сүрия хакимиятенә чикләүләрне катылатты


Сүриянең Һама шәһәрендә танклар
Сүриянең Һама шәһәрендә танклар
Узган ял көннәрендә Сүриядә хөкүмәт гаскәрләре көч кулланып 140 тыныч кеше үлү Европа Берлегендә зур ризасызлык тудырды. Дүшәмбе Европа Берлеге Бәшәр Әсад хакимиятенә карта чикләүләрне катылатты.

Европа Берлеге тышкы эшләр министрлар шурасы бу карарны утырышсыз гына кабул иткән. Шәм-Шәрифтәге тагын биш рәсми «кара исемлек»кә өстәләчәк. Европа Берлеге аны сишәмбе игълан итәргә тиеш. Ул рәсмиләргә Европа Берлегенә керү тыела һәм аларның Европадагы банк хисаплары да туңдырыла.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон, Сүриядә тыныч кешеләрне күпләп кулга алулар һәм үтерүләр арта, дип белдерде. Эштон Рамазан ае алдыннан армиянең мондый гамәлләрен тәнкыйтьләде. Аның сүзләренчә, Сүрия җитәкчелегенең демократик реформалар үткәрәбез дип әйтүе дөреслеккә туры килми.

Брюссельдә үткән брифингта Европа комиссиясе вәкиле Майкл Манн: «Безнең чикләүләр сәясәте дәвам итәчәк. Бу инде шундый дүртенче карар. Шәм-Шәрифкә сәяси һәм икътисади басым дәвам итә», диде.
XS
SM
MD
LG