Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яшьләр дин әһелләренә үрнәк күрсәтә”


Ураза тотучылар саны елдан-ел арта бара. Соңгы елларда дингә килүчеләр арасында, аеруча, яшьләрнең күп булуы билгеле. Рамазан аенда дини чаралар үткәрүдә дә яшьләр зур активлык күрсәтә.


Беренче тәравих намазына килүчеләр арасында яшьләр бик күп булган. Рамазанда узачак дини чараларга да яшьләр алдан ук әзерләнә башлаган икән. Дини чаралар үткәрү мәсьәләсендә алар дин әһелләре өчен үрнәк булып тора, ди Кол Шәриф мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров.

“Рамазан ае әле башланды гына, әмма әйтергә кирәк, яшьләребез, студентлар инде фәкыйрь гаиләләргә, мескеннәргә ярдәм чараларын оештыра.

Бу мәсьәләгә, дин әһелләренә караганда, яшьләр күбрәк игътибар бирә. Хәтта, мин бөтен дин әһелләре турында әйтә алмыйм, әмма яшьләр күпчелек дин әһелләренә караганда күбрәк файда китерә, дияргә мөмкин.

Яшьләр, студентлар, булмаган акчаларны табып, авыз ачтыруларны үткәрә. Университетларда, институтларда, тулай торакларда, мәдәният йортларында җыелып, шундый матур кичәләр үткәрәләр. Алар безнең өчен – дин әһелләре өчен үрнәк булып тора.

Бу безнең өчен бик зур шатлык, чөнки яшьләр бер урында басып тормый: дингә кереп китеп, алар аны сүздә генә түгел, ә бәлки гамәл аша да, яшәүләре белән күрсәтергә тырыша”.

Яшьләр дөнья белән ахирәтне бергә алып бара

Яшьләрнең дингә тартыла башлавы 1988 еллардан бирле күзәтелә, ди Рөстәм хәзрәт. Әмма соңгы елларда бу хәл тагы да ешрак күзәтелә, ди ул. Аларның кайберләре бизнес белән дә шөгыльләнә, дини тормышны да алып бара.

“Алар мода артыннан гына түгел, башкаларга иярәм дип кенә түгел, ә дөрестән дә, динне белер өчен, динне аңлар өчен һәм дин белән яшәр өчен тартыла.

Һәм яшиләр дип әйтергә кирәк. Алар дөньясын да алып бара, бизнес белән дә шөгыльләнә. Эшләре дә бар, шул ук вакытта дини тормышны да алып баралар.

Яшьләр бер-берсе белән ярыша-ярыша авыз ачтыруны үткәрә. Әлбәттә, бер-берсе белән бәхәсләшеп түгел, ә изгелек өчен диеп. Бу, әлбәттә, шатландыра”, ди Рөстәм хәзрәт.

Күңелләрне пакьларга

Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, соңгы вакытта мөселманнарның дини гыйлемнәре артуы да сизелә икән. Әмма бу гыйлемнәр җәмгыятьтә файдага кулланылсын иде, ди ул. Гомумән, Рамазан ае – җәмгыятьнең чистарынуына бер сәбәп, ди Рөстәм хәзрәт.

“Рамазан – ул мәрхәмәт ае, гафу үтенү ае. Ул, әлбәттә, кешенең күңеле чистаруга бер сәбәп булып тора. Барыбер дә унбер ай буена җыела ул күңелдә. Киемне кердән чистарткан кебек, җыелган негативны юып төшерергә тиешбез.

Аның бер юлы бар: шушы Рамазан аенда ураза тотып, бераз гына дөньядан киселеп тору. Бөтенләй дөньядан аерылырга да ярамый, Аллаһы Тәгалә үзе дә тыйган моны. Ләкин, чагыштырмача, дөньядан бераз гына киселеп, күбрәк рухи тормышка, дин тормышына игътибар бирү зарур.

Калган вакытта, мәсәлән, ашау өчен генә кешенең көненә берничә сәгате үтәргә мөмкин. Чөнки кеше утыра, аралаша, сөйләшә. Сөйләшмичә, аралашмыйча да булмый, гәрчә ашап утырсаң да. Рамазанда кешенең вакыты күбрәк кала.

Шушы вакытны мөселман кешесе изгелеккә тапшырырга тиеш. Коръән уку булсынмы, тәсбих тарту булсынмы, нәфел намазын кылу булсынмы, яисә әти-әни янына килеп, шушы буш вакытны аларга сарыф итү, алар белән утырып, сөйләшеп, аларның күңелләрен күрү – бу үзе бер изгелек. Һәрбер изгелек кешенең күңеле чистаруга бер сәбәп булып тора”.

Быел да мәчетләрдә ифтарлар, вәгазьләр, дини чаралар үткәрү каралган. Ураза тота алмаучылар өчен фидия сәдакасы бер көнгә 100 сумны тәшкил итә. Аны хәйрия ашы үткәрү өчен мәчеткә бирергә мөмкин, шул исәптән, мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә дә ташырырга була. Фитр сәдакасы исә кимендә 50 сумны тәшкил итә.
XS
SM
MD
LG