Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Булгария” үзе белән Татарстан круиз туризмын да батырды


Татарстанда барлык көймәләр дә Булгария кебек ташландык хәлдә түгел
Татарстанда барлык көймәләр дә Булгария кебек ташландык хәлдә түгел

“Булгария” һәлакәтеннән соң кешеләр Идел сәяхәтенә чыгарга курка. Круиз ширкәтләре хәтта үзләренең аренда бәясен дә түли алмас дәрәҗәгә җитте. Бу хакта елга туризмы өлкәсендә килеп туган вазгыятьне ачыклау максатыннан уздырылган матбугат җыенында белдерелде.


“Булгария” корабы батканнан соң, Татарстанда туристлык лайнерларга юлламалар азайган гына түгел, кешеләр елга сәяхәтенә бөтенләй чыкмас булганнар диярлек.

Иделдә сәяхәт итәргә теләүчеләр бармак белән санарлык

Фаҗигагә кадәр сәяхәт билетлары алдан ук сатылып бетә торган булса, хәзер исә көненә 1 яисә 2 билет кына сатыла. Алай гына да түгел, массакүләм мәгълүмат чаралары һәрдаим күрсәтеп, сөйләп торган язмаларыннан соң, алдан алып куйган сәяхәт билетларын кире тапшыручылар да күп икән.

Круиз туризмының “Булгария” корабы кебек төпкә китеп баруын туктату максатыннан, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы “Идел сәяхәте” ширкәте белән бергәләп, матбугат җыены уздырды.

Чарада әйтелгән мәгълүматларга караганда, Идел – 180, Чулман елгасы исә 370 километрга кадәр Татарстан территориясе буйлап сузыла. Әлеге елгалар буенча килгән чит төбәк туристлары турыдан башкала Казанда туктала, Болгар һәм Зөя кебек тарихи урыннарны барып күрә ала.

Моңарчы Иделдә баткан көймә булмаган

2008 елда Казан елга порты – 1006, 2009да – 839, һәм узган ел 894 турист көймәсен кабул иткән. Әмма берсе белән дә бүгенгә кадәр бернинди фаҗига дә булмаган.

Дөресрәге, Иделдә баткан кораб вакыйгасы якын тарих битләрендә күренми: 1980нче елларда Сембердә бер кораб күпер астына кереп, өске палубасын җимергән булган.

"Идел сәяхәте" туристлык ширкәте башкарган яхшы хезмәтен бәяләгән документлар
10 июль көнне баткан корабның Иделнең Татарстан өлешендә һәм исеменең дә “Булгария” булып, борынгы Болгар шәһәреннән кайткан вакытта фаҗигагә очравы республика круиз туризмына балта белән чабу кебек булган.

Моның өстенә федераль телеканалларның бу хактагы хәбәрләрне сәгате-минуты белән җиткереп торуы, халыкта кораб сәяхәтләренә карата бер курку барлыкка китергән.

Вак түрәләр кулга алына, эреләренә кайчан чират җитәр?

Әмма шунысы мөһим: баткан “Булгария” корабының чын хуҗасы әле һаман да иректә кала бирә. Дөрес, тикшерү эше дәвам итә, бәлки алары да кулга алынып, тиешле җәзасын күрер.

Тик менә ак этнең бәласе кара эткә дигәндәй, "Булгария" фаҗигасеннән соң Татарстан елга туризмы исеменә төшкән тапны кем бетерер икән? Матбугат очрашуында әнә шундыйрак эчтәлектә борчулы чыгышлар яңгырады.

Татарстанда хәрби кораблар төзелә сәяхәтнекеләр юк

Бүгенге көндә республиканың круиз туризмы базарында 11 эре туристик ширкәт эшли. Алар 26 корабка сәяхәт юлламалары сата. Әмма бу корабларның бары тик 5се генә Татарстанга карый.

Шулар арасыннан Казанның “Идел сәяхәте” туристик ширкәтенә караган “Жолио Кюри” көймәсе хәзерге вакытта һәр ел тиешле төзекләндерүне үтеп барган. Әйтик, узган ел аңа 1 миллион 562 мең сум кертелгән булса, быел исә әлеге сумма 2 миллионнан артып киткән.

“Круиз туризмы упкын алдында”

"Идел сәяхәте" ширкәтенең хуҗасы Вячеслав Самойкин, сүзне кыска тотып, вазгыятьне аяныч дип бәяләде. "Мин фаҗигадән соң, акланырга да, кемне дә булса тәнкыйтьләргә дә җыенмыйм. Тик круиз туризмы тармагының упкын алдында торуын бар кеше дә белсен иде", ди ул.

Әмма ни генә булуга карамастан, кешеләрдә зур Иделдә көймә белән йөзү теләге бетмәгән. Башка төбәкләрдә көймә сәяхәтләреннән баш тартмыйлар. Ә Казандагылар утырмый. Чөнки аларны федераль мәгълүмат чаралары, гомумән, журналистлар куркытып бетергән икән.

Янәсе Казандагы барлык корабларның барысы да төзексез. Антиреклама шул дәрәҗәгә тиклем килеп җиткән, хәзер инде кешеләр көймәдән генә түгел, елгадан да курка башлаган икән.

Ә бит моннан алда алар тузган, сафтан чыккан "Булгария" корабына утырырга курыкмаган, ә еллар буе тиешле, зур финанслар белән төзекләндерелгән корабларга утырырга курка, дип хәбәр ителде матбугат җыенында.

"Адәм баласы фаҗигадән соң гына шикләнә башлый"

Әйтергә кирәк, мондый сүзләр чынлыкка туры килә. Әйтик, Казанлы Зөфәр Зәйнуллин "Булгария" фаҗигасе алдыннан гына улын өйләндергән һәм кода-кодагыйлары белән Идел сәяхәтенә чыккан булган. Ул вакытта берни дә уйламадык, әмма хәзер нигәдер елга сәяхәтенә чыгу шикләндерә, ди ул.

"Мондый фаҗигаләрдән соң адәм баласы һәрнәрсәгә шикләнеп карый. Бу табигый халәт, дип уйлыйм. Алга таба кешеләр барыбер елга сәяхәтләренә бармый калмаслар.

Минемчә, бу фаҗигане артык күперттеләр. Мәскәүләр Татарстан дип турыдан әйтмәсәләр дә, гел көймәләрнең иске булуына басым ясады. Әмма бу көймәләрнең берсе дә Татарстанда эшләп чыгарылмаган бит.

Баткан көймә хәтта Татарстанда теркәлмәгән дә. Шулай булгач, тикшерсен әнә Русия хөкүмәте. Роснадзор, Ростехнадзор кебек оешмалары бар бит. Вакытында докладлар язылып, вакытында төзекләндерелсен иде", ди Зәйнуллин.

“Мәскәү уртасында катер баткач, бу кадәр шауламадылар”

"Әле менә моннан берничә көн элек кенә Мәскәүнең нәкъ уртасында бер катер да батты бит. Әмма аның кадәр зур шау-шу кубармадылар.

Бу турыда Русиянең бер танылган радиостанциясеннән дә сораучылар булды. Күз алдына китереп буламы шундый хәлне, Лондонда яисә Париждагы бер елгада булсын? Ул аларда була алмый, чөнки барысын да үз контрольләрендә тоталар. Ә Мәскәүдә була ала", ди Зөфәр Зәйнуллин.

Туроператорлар сүзләренә караганда, круиз туризмын кануннар белән ныгыту вакыты җитте. Корабларның җаваплылыгы бары тик арендаторларга гына төшмәскә, көймәләрнең хуҗаларында да булырга тиеш, ди алар.
XS
SM
MD
LG