Баулының Татар Кандызы авылы гадәти авыл кебек. Ләкин бу беренче карашка гына шулай күренә. Чөнки җирле халык авылга игътибар җәлеп итә алган.
“Ял итәргә урыннар бик әйбәт! Күрше-тирә шәһәрләрдән бик теләп киләләр. Безнең монда кунаклар өчен барлык уңайлыклар бар. Теләгән вакытыгызда килә аласыз!”, дип башлады сүзен эшмәкәр Рөстәм Фәттахов.
Ул үз туган авылы читендәге күлне чистартып, анда балык үрчетеп, яр буена чатырлар куеп ял итү урыны ясаган.
“Татар Кандызындагы ял итү урыны хакында Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә һәм Баулыда реклама бара. Аллага шөкер, балык тотарга, су коенырга, табигать кочагында төн кунып китәргә киләләр. Күлнең суы чиста, тирәк-якны гел әйбәт тотарга тырышам”, ди күл хуҗасы.
Бишенче дистәне тутырып киткән Рөстәм Рифкать улы Татар Кандызы авылында гына түгел, Баулы күләмендә билгеле кеше икән. Оста аучы, балыкчы, эшмәкәр. Яшь вакыттан аучылык белән кызыксынып үсә. Берничә ел авыл кырыенда балыклы күл булдыру турында хыялланып яши.
“Егет чактан ук балыкчы, аучы булдым. Шулай туры килде инде: авылның күмәк хуҗалыгын тараттылар. Аукционга куеп, әйберләрен сата башлагач, күлне үземә сатып алдым. Алдан да кызыгып йөри идем, Ходай насыйп итте, балык үрчетә башладым.
Күл 57 гектарлык мәйданны били. Былтыр 8 тонна балык саттым. Быел алай ук булмас, киләсе елга мул уңыш көтәбез. Бүген исә балыкчылар кармак белән тота, сәгате – 50 сум. Халык йөри, Башкортстаннан күп киләләр”, ди Рөстәм әфәнде.
Ул безгә яр буенда ашап-эчеп, төн куна торган чатырларны да күрсәтте.
Кунаклар өчен бер бүлмә көненә 500 сум тора. Җылыткыч, аш кайнатырга казан, бәдрәф – барысы да бар монда. Күл тирәсен сакчы карап тора. Бу урынны ошатучылар артканнан-арта, ди Рөстәм Фәттахов. Җәен балык тотып, су коенып, ял итсәләр, кышын моторлы кар чаңгыларында да йөрергә була икән.