Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубин Киев Динамосын Казанда да җиңде


Бүген Казанның Рубин футбол такымы Чемпионнар лигасының өченче сайлап алу әйләнәсе кысасында Киев Динамосын 2-1 исәбе белән җиңүгә иреште.

Рубин такымыннан тупларны 19 минутта Дядюн һәм 87 минутта Медведев кертте.

Киев Динамосының бердәнбер тубы исә 90+2 минутта Гусев хисабына язылды.
Рубин 26 июль көнне Киевта узган беренче очрашуда да Динамоны 2-0 исәбе белән җиңеп кайткан иде.

Казан такымының Чемпионнар лигасы плей-офф әйләнәсендәге көндәше 5 августта уздырылачак җирәбә белән билгеләнәчәк.
XS
SM
MD
LG