Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыпрыс президенты яңа хөкүмәт билгеләде


Кыпрыс президенты Димитрис Христофиас бүген яңа хөкүмәт билгеләде.

Моңа кадәр булган хөкүмәт илдәге эре электр станцияләренең берсендә каза нәтиҗәсендә энергетика кризисы чыкканга июль ахырында эштән җибәрелгән иде.

Бүген билгеләнгән финанс министры Кикис Казамиас дәүләт бурычларын үтәү өчен Кыпрыска Европа Берлеге ярдәме кирәк булмаячак, дип белдерде.

Кыпрыстагы электр станциясенә аның янындагы хәрби ныгытмада конфискацияләнгән корал шартлап зыян килгән иде.
XS
SM
MD
LG