Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия-Русия низагына өч ел: алга китеш сизелми


Дмитрий Медведев һәм Көньяк Осетия башлыгы Эдуард Кокойты
Дмитрий Медведев һәм Көньяк Осетия башлыгы Эдуард Кокойты

Грузиянең җиңелүенә һәм Русиянең Көньяк Осетия белән Абхазия бәйсезлеген тануына китергән кыска вакытлы сугыш башлануга да өч ел узып бара. Якын елларда бу ике ил арасында үзгәрешләр булуы икеле.

Русия белән Грузия арасындагы сугышка инде өч ел якынлашуга карамастан, бу ике ил арасындагы вазгыять шул килеш киеренке кала. Аларның һәркайсы үз принципларында нык тора һәм бирешергә уйламый. Мәскәү Көньяк Осетия белән Абхазияне бәйсез дәүләт дип таныса, Грузия ил бөтенлегеннән баш тартырга җыенмый. Шуңа якын араларда уңай үзгәрешләргә өмет итү мөгаен беркатлылык булыр иде.

Бу атна башында премьер-министр Владимир Путин киләчәктә Көньяк Осетия Русиягә кушылырга мөмкин дип ишарәләгән булса, җомга көнне журналистларга әңгәмә биргән ил президенты Дмитрий Медведев бу хакта турыдан-туры бәреп әйтмәде, әмма кайчан да булса мондый хәлнең ихтималлыгын да кире какмады.

“Минем уйлавымча, моның өчен бернинди дә юридик нигез юк. Әлбәттә, киләчәктә ни буласын әйтеп булмый. Вакыйгалар төрлечә үсеш алырга мөмкин. Әмма бүгенге хәлгә килгәндә, моның өчен юридик та, фактик та нигез юк”, диде ул.

Грузия сәясәтчеләре һәм аналитиклары исә киләчәктә низагның кискенләшүен һәм иң куркыныч фаразларның тормышка ашу мөмкинлеген әйтә.

Тифлистагы дәүләт университеты профессоры Гига Задания сүзләренчә, бу низагта Грузия төбәкләрен бүлү Русиянең төп максаты түгел, Мәскәү беренче чиратта Грузиягә демократик ил булуда комачауларга тели.

“Русиянең төп максаты - Грузия проектына комачаулау иде. Мин монда илне модернизацияләүне истә тоткан соңгы проект турында әйтәм. 2003 елдагы Грузиянең модернизация һәм бурычлар проектын юкка чыгарырга теләде”, ди ул.

Задания әйтүенчә, бу максат тормышка ашмады. Сугыш Грузия эчендәге Көньяк Осетия һәм Абхазия мәсьәләсенә бәйле бәхәсләргә нокта куйды.

Халык яхшыга өметләнә

Бу сугыш исә Грузияне Көнбатышка якынрак итәргә һәм аның НАТОга алынуына этәргеч ясый алмады. Колумбия университетының Грузия белгече Линкольн Митчелл әйтүенчә, АКШның карашы бик аңлашылып җитми.

“Американың Грузиягә алга хәрәкәт итеп демократик илгә әйләнүе һәм нәтиҗәдә Абхазиянең кире илгә кайтырга теләвен истә тоткан “стратегик көтеп тору” дигән рәсми позициясе гаҗәп тоела. Бу бит фантастика. Яисә инде пропаганда. Әгәр чынбарлыкка килсәк, Грузиягә моңа ирешү өчен әле ерак һәм ул әле 10-20 елдан гына булырга мөмкин”, ди ул.

2008 елгы сугыш вакытында Грузиянең БМОдагы вәкиле булган һәм хәзер оппозиция партиясен җитәкләүче Иракли Аласания "ни генә булса да Грузия алга атларга тиеш" дип саный.

“Бу сугыш нәтиҗәсендә без шуны аңларга тиеш: үткәнгә ябышып ятмаска. Алга карап хәрәкәт итәргә, үзебезне, икътисадны үзгәртеп, илдә плюралистик демократияне булдырып абхазларны диалогка чакырырга. Бу ун елда без дә, абхазлар белән осетиннар да үзгәрде. Безгә бу проблемга төрле яктан карарга өйрәнергә кирәк”, ди ул.

Аланасия сүзләренчә, 2012 елгы сайлау ирекле һәм көндәшлеккә сәләтле итеп узуы плюралистик демократияне арттырачак һәм бәхәсләшүләр урамнан парламентка күчәчәк.

“Безгә Саакашвилиның да путинлашмавы өчен тырышырга кирәк. Бу очракта аның хакимияте соңгы 25 елдагы хәлләрдән аермалы буларак, тыныч юл белән китәчәк”, ди ул.

Грузиядәге кайбер кешеләр Русия белән булган проблемнар якын киләчәктә хәл ителер дип өметләнә. Грузиянең стратегик һәм халыкара тикшеренүләр фонды башлыгы Александр Рондели әйтүенчә, иң куркыныч юл бу Тифлиска Русия тарафлы режимның килүе һәм Мәскәүнең барлык көньяк Кавказны контрольдә тотуы. Ә иң яхшысы – бүгенге юлдан чигенмичә, Русия тыкшынуыннан башка гына үсеш алу.
XS
SM
MD
LG