БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун бүген Япониянең “Фукусима-Дайичи” атом электр станция урнашкан төбәкнең үзәге булган Фукусима шәһәренә килде.
Пан Ги Мун Чернобыль һәлакәтеннән соң атом төш казасына дучар җиргә килгән беренче югары дәрәҗәдәге сәясәтче булды.
Дүшәмбе Пан Ги Мун атом электр станциясе тирәсеннән күчерелгән кешеләр белән очрашачак. Хәзер алар 85 мең кеше.
Аннан соң ул Япония хөкүмәте башлыгы Наото Кан һәм тышкы эшләр министры Такэаки Мацумото белән очрашыр дип көтелә. Сентябрьдә Нью-Йоркта Пан Ги Мун чакыруы белән атом төш иминлегенә багышланган саммит үтәчәк.