Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскилар теләмәгән завод Алабугада төзелергә мөмкин


Омскида завод төзүгә каршы митинг
Омскида завод төзүгә каршы митинг

Кешеләр сәламәтлеге өчен үтә куркыныч поликристалл кремний җитештерү заводын "Алабуга” махсус икътисад бүлгесендә төзергә җыеналар. Башта моны Омскида эшләргә теләделәр, әмма анда халык әлеге ширкәтне төзүгә каршы чыкты.


“Алабуга” махсус икътисад бүлгесе җитәкчелеге (алга таба - “Алабуга”) Омскида халыкның поликристалл кремний (алга таба – чакма) заводын төзүгә каршы чыгуы турында хәбәрдар. Әмма шулай булуга карамастан, бүлгенең матбугат хезмәте башлыгы Диләрә Миңнебаева сүзләренчә, эшләр әлеге заводны төзи башлауга таба бара.

“Ширкәтләр бездә үзләренең җитештерү заводларын төзи башлаганчы ике баскыч үтәргә тиешләр. Башта аларның теләген күзәтүчеләр шурасы карый, ә аннан соң белгечләр шурасы тикшерә. “Мостовик” күзәтүчеләр шурасын үтте.

"Алабуга" махсус икътисад бүлгесенә кереш
Бу әле тулысынча алар монда төзеләчәк дигән сүз түгел, әмма бу баскычны үткәннәр иртәме, соңмы 100% икенче баскычны да үтәчәк дигәнне аңлата. Ялгышмасам, белгечләр шурасы утырышы августта булырга тиеш. Әгәр алар документларын әзерләп өлгерә икән, бу хәл сентябрьгә кадәр безнең җиргә кереп заводларын төзи башлаячак дигәнне аңлата”, ди Миннебаева.

Бу заводны “Алабуга”да Омскиның Миңнебаева телгә алган “Мостовик” дип аталган фәнни җитештерү берләшмәсе төзергә тиеш. Берләшмәнең матбугат хезмәте башлыгы Ирина Богир Русиянең икътисади үсеш министрлыгын үзләренең хезмәттәшләре дип атый. Владивостоктагы күперне дә, Сочида булачак Олимпиада өчен берничә корылманы төзүне дә аларга тапшырганнар. Болар “Мостовик”ның Русия хөкүмәте җитәкчесенә якын ширкәт булуына ишарә итә.

Богир әйтүенчә, “Алабуга”да заводны төзү әлегә тәгаенләнмәгән. Ул бу көннәрдә проектны әзерләп бетерү эшләре баруын һәм аны якларга җыенулары турында гына әйтә.

“Дәүләт экспертизасы үтмичә, кайда да булса төзеләчәк дигән сүз сөйләү дөрес булмаячак. Татарстанга килгәндә, әйе, анда әлегә бары тик проекты гына каралды”, ди Богир.

Омскида ике чакма заводы төзелергә тиеш булган

Ә инде үзләрендә - Омскида чакма заводын нигә төзүдән баш тартуларына килгәндә, Богир, ул да проект кына иде, анда төзү турында сүз дә булмады, ди. "Тикшереп тормыйча, завод төзелешен куерттылар", дип мәгълүмат чараларын шелтәли ул. Богир шулай да Омски өчен махсус проект ясалганын да кире какмады.

Июнь аенда үтә чиста чакма җитештерү технологиясен әзерләүче “Гиредмет” ачык акционерлык җәмгыяте белгечләре проектның, төзелеш сызымнарының беренче өлешен тапшыру өчен Омскида завод корыласы урынга да барган. Кирәкле җиһазлар исемлеге, эшне оештыру мәсьәләләре дә килешенгән булган.

Әмма июльдә “Мостовик” башлыгы Олег Шишов тиз генә карарларын үзгәртеп, заводны “Алабуга”да төзергә ниятләгән. Омскидагы белгечләр бу үзгәрешкә ике сәбәп этәргән булырга мөмкин дип фаразлый. Беренчедән, тагын бер “Титан” дип аталган ширкәт Омскида нәкъ шундый ук завод төзергә ниятләгән. “Мостовик” көндәшлек туар дип курыккан, ди белгечләр. Ә инде “Алабуга” махсус икътисад бүлгесе, иктисади ташламалы урын булганга, эш башларга менә дигән җир икәнен аңлаган алар. Богир да: “Татарстанга килгәндә, үзегез беләсез, ул – махсус икътисад бүлгесе бит”, диде.

“Мостовик”ның үз планын үзгәртүгә тагын икенче бер сәбәп бар. Ул – әлеге завод төзелеше турында сүз чыккач, экологлар, шәһәр халкы, иҗтимагый оешмалар һәм сәяси фиркаләр сәламәтлек өчен үтә куркыныч матдәләр кулланачак заводны төзүгә каршы күтәрелгән.

Ян Зеленский
“Безгә бик күп кешеләр һәм иҗтимагый оешмалар мөрәҗәгать иткәнгә, Омскида 30 июль көнне беренче митинг үткәрдек. Анда ЛДПР әгъзалары гына түгел, ә Омскида яшәүче гади халык та чыгыш ясады. Шәһәрдә төрле җирләрдә иҗтимагый оешмалар да берничә тапкыр үз митингларын үткәрде. Чакма заводын төзүгә каршы кискен фикерләр белән әлеге темага социаль челтәрләрдә әле дә фикер алышалар.

Җитештерүдә нәрсә кулланылганын һәм аннан соң нинди матдәләрнең ыргытылганын аңлаган кешеләр моның котычкыч әйбер булуын белә. Бүген Европада чакма җитештерә торган бер генә завод та юк. Алар кешеләрнең гомер озынлыгы кимүне, яман шеш авырулары артачагын яхшы белә. Бу завод белән бергә онкология хастаханәләре дә төзергә туры киләчәк. Гарип балалар туачак”, ди Омскидагы ЛДПР бүлеге координаторы Ян Зеленский.

Аның сүзләренчә, алар чакма заводы төзүгә каршы имзалар җыйган һәм аны Русия президенты Дмитрий Медведевка җибәрергә җыеналар. Чакма проблемасы Омскиларның көн кадагыннан әле дә төшмәгән. Чөнки әлегә “Титан” ширкәте үз планыннан баш тартмаган. Шуңа күрә омскилар 30 августта тагын пикетка чыгачаклар.

Чакма җитештергәндә химик корал матдәсе кулланыла

Казандагы “Руда булмаган казылма байлыкларны фәнни-тикшеренү геология институты үзәге” мөдире урынбасары, профессор Талия Лыгина чакманың бүген күп акчалар китерүче, замана технологияләрендә кулланылучы матдә икәнен әйтә. “Бүген чакмага ихтыяҗ шулкадәр зур. Ул электрон сәнәгатькә, кояш батарейларына һәм башкаларга чимал булып тора. Ул бик кыйммәт”, ди Лыгина.

Әмма икенче яктан, аның сүзләренчә, анда завод төзелә калганда, экологияне саклау таләпләре үтәлергә тиеш. Лыгина чакма җитештерү үтә катлаулы химик эшкәртүләргә нигезләнә һәм хлорлы, фторлы матдәләр кулланыла ди.

Урам чараларына чыгучылар чакма җитештергәндә күпләп юк итү коралы ясаганда тотылган трихлорсилан кулланыла дип әйтә. Мондый матдәләр белән эш иткән җитештерүдә эшләүчеләрнең гомерләре 10-15 елга кыскара дип тә кисәтәләр. Дөньяның бер генә илендә дә кеше яшәгән урыннарга якын җирдә чакма ясый торган заводлар төзелми. Бик еракка алып китеп салалар. Ул-бу хәл була калса дип, иминлек чараларын алдан ук күрәләр.

Химик кораллар белгече, галим Вил Мирзаянов трихлорсилан химик кораллар җитештерелгәндә кулланылмый, ди. Аның сүзләренчә, ул кремнеорганик полимерлар ясаганда башлангыч чимал булып тора. Химик кораллар җитештерү өчен исә пентахлорфосфор (бишхлорлы фосфор) кулланыла, ди галим.

Миңнеханов: Һәр кеше өчен йорты да, яшәгән тирәлеге дә зур әһәмияткә ия
“Алабуга” икътисад бүлгесендә барлыгы 16 ширкәткә урын каралган. Бары тик 5 ширкәт кенә бүгенге көндә анда товар җитештерә. Татарстан җитәкчелеге күбрәк төрле ширкәтләр җәлеп итеп республика икътисадын тагын да куәтлерәк итәргә тели. Бу ашкынуда экология, халык сәламәтлеге мәсьәләсе икенчерәк планга кала.

Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чакма заводы төзелә калганда, 770 кеше эшле булачак һәм ел саен казнага 800 миллион сум салым кереп барачак.

9 август көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәрендә социаль ипотека белән төзелгән яңа йортка күчүчеләр алдында чыгыш ясап: "Һәр кеше өчен йорты да, яшәгән тирәлеге дә зур әһәмияткә ия", диде.

“Алабуга” икътисад бүлгесе Алабуга шәһәреннән биш чакрымда урнашкан. Алабуга яныннан үтә торган Чаллы юлының теге ягында ул. Татарстанның бу төбәге болай да кешеләр сәламәтлеге өчен зыянлы нефть-химиясе ширкәтләренә бай.

“Алабуга” икътисад бүлгесе җитәкчелеге төзергә планлаштырылган чакма заводының экологик ягы белән кызыксынганмы?

“Аларның проектларында нәрсә дип язылганын мин сезгә әйтә алмыйм. Ул ширкәт бизнес-планының конфиденциаль мәгълүматы булып тора”, ди “Алабуга”ның матбугат хезмәте башлыгы Диләрә Миңнебаева.

Бер омскилар гына түгел, ә Русиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр дә мондый завод төзелешенә каршы чыккан иде инде. Ленинград өлкәсендә һәм Абакан шәһәрендә яшәүчеләр дә протест чаралары белән чакма заводлары төзелешенә киртә куйды. Хәзер менә бу зыянлы кәсеп Татарстанда калкып чыга ала.
XS
SM
MD
LG