Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым ханлыгы башкаласы Бакчасарай яңадан туды


Тимур Бекиров үзе эшләгән макет янында
Тимур Бекиров үзе эшләгән макет янында

Тарихчы-археолог Тимур Бекиров Урта гасырлардагы Бакчасарай макетын эшләде.


Кырым ханлыгы башкаласы Бакчасарай шәһәре үзенең бөтен барлыгы, матурлыгы белән кабат дөньяга кайтты дип әйтергә мөмкин. Тарихчы-археолог Тимур Бекиров аны Урта гасырларда ничек булган, нәкъ шулай итеп яңадан тудырган. Бекиров: "Моңа кадәр калын пәрдә артында калган кырым татарлары башкаласының куәтен дөньяга чыгарасым килде", дип әйтә.

“Без кырым татарлары шыксыз тыкрыкларны, ташландык мәчетләрне күреп, бу безнең барлыгыбыз һәм архитектурабыз дип уйлыйбыз. Урта гасырлардагы дәүләтнең куәтен тасвирлаган искиткеч биналар ниндидер пәрдә артында кала кебек. Бүген гөмбәзле мәчетләр һәм гөмбәзле биналар бөтенләй юк дип әйтергә була”, ди Бекиров.

Тарихи чынбарлыкны тудыру өчен өч ел вакыты китә аның. Төрле чыганакларга, Украина тарихчылары хезмәтләренә һәм алман этногорафы Вильгельм Кизеветтер язып калдырган мәгълүматларга таяна. Кизеветтер 1845-47 елларда Кырымда булып хан сарае сызымнарын эшләп, рәсемнәрен сурәтләп калдыра. Аның истәлекләре әле дә Берлин музеенда саклана.

Тимур Бекиров эшләгән Бакчасарай 18 квадрат метр. “Аңа күз салсаң, 500 еллык тарих бер мизгелдә янә уяна”, ди автор.


Тарихчылар ханлык башкаласы буларак Бакчасарайга XV гасыр ахырында нигез салына дип яза. Кырым ханнары кавеме башында торган Хаҗи Гәрәй башта үзенең тору урыны итеп кыя итәгендәге Кырк-ор калгәсен сайлый. Аның янындагы Борынчак борынында ханның Ашлама-Сарай дип аталган сарае төзелә башлый. Янына башка биналар да корылып ул башкаланың төшенә, ханлык идарәсенең үзәгенә әйләнә.

Урта гасырларда Бакчасарайның 32 мәчетеннән таралган азан тавышлары горур кыяларга кагылып кайтаваз булып тылсымлы шәһәр төне пәрдәсен күтәреп җибәрә һәм шәһәргә җан өрә. Урам ягы тоташ дивардан торган, барлык тәрәзәләре дә ишегалдына караган ике катлы йортлардан чыкканнар тар гына урамнар буйлап мәчеткә ашыга. Кояш нурлары белән бергә икмәк, яшелчә, җиләк-җимеш, тәмләткечләр, тукыма һәм диңгез артыннан килгән әллә нинди товарлар белән сәүдә итүче базарлар кайный башлый.

Чит ил сәяхәтчеләре Кырым ханлыгы башкаласына килгәч, көнчыгыш нәкышләренә таң кала. Монда сәхтиян күн, иярләр, корал, бакыр савыт-саба, үтә дә үткер хәнҗәрләр җитештерелә.

Шәһәр үзенең үзгә кәһвәсе белән дә дан тоткан, ди Бекиров. Кырым ханнары иң мәртәбәле кунакларына да кәһвә тәкъдим иткән. Бакчасарай макеты әнә шул үзгә бер ис һәм тәмне дә искә төшереп торсын өчен шәһәрдәге Дегирмен кәһвәханәсенә урнаштырылган. Аның хуҗасы Нәриман Сөләйманов әлеге макетны ясау чыгымнарын тулысынча үз өстенә алган.


Бакчасарайда бүген, Бекиров сүзләренчә, тарихи биналарның өч проценты гына сакланып калган. 1708-09 елларда салынган Тахталы Җәмигъ мәчетен, Хаҗи Гәрәй төрбәсен һәм аның хатыны Диләрә Бекич төрбәсен һәм тагын берничә урынны гына макетта да, чынбарлыкта да күрергә мөмкин.

Украинаның Кырымдагы тарихи биналарны торгызу өчен махсус програмы да, аңа акчасы да юк.

Әлегә кадәр археологик эзләнүләрне дә, тарихи биналарны торгызуны да Төркия хөкүмәте финанслаган. Салачиктагы Хаҗи Гәрәй төрбәсен төзекләндерү һәм аның тирәсендә археологик тикшерү эшләре дә Төркия ярдәме белән алып барыла.

Тимур Бекиров
2007 елда Төркиянең Борса шәһәрендәге “Усра” реставрация ширкәте Көнчыгыш Европада борынгы уку йортларының берсе булган Зындҗырлы мәдрәсәне торгызуга керешә. Ул 1500 елда Хаҗи Гәрәйнең улы - Миңгали Гәрәй фәрманы белән төзелә. Аның тирәсендә археологик казу эшләре вакытында ирләр һәм хатын-кызлар бүлегеннән торган мунча комплексы табыла.

Галимнәр әлеге мунчаларның идәннәре һәм диварлары махсус үтемнәр аша килгән пар белән җылытылганны ачыклый, кайнар һәм салкын су махсус керамик торбалардан аккан. "Әлеге мунчаларның түбәсе һичшиксез гөмбәзләрдән торган һәм алар чисталык һәм илһам сарайлары булган", ди Бекиров.

Аның сүзләренчә, Бакчасарай урнашкан тирәлекнең тарихы башкала булганга кадәр үк бик еракка китә. 1272 елда төзелгән мәчет Кырымдагы иң борынгы мөселман корылмаларының берсе булган.

Бакчасарай булган урында 5-6 гасырларда ук тормыш кайный башлый. Хәзер дә Чуфут-Кале дип аталган мәгарә шәһәрнең эзләре саклана.
XS
SM
MD
LG