Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда автобус ике кешене таптап үтерде


Казанда маршрут автобусы тукталышында бүген иртән булган казада ике кеше һәлак булды, икәү яраланды.

Корбаннарның берсе каза урынында ук, икенчесе хастаханәдә үлде.

Туктаган автобустан кешеләр чыкканда аны уң яктан узучы автобус икенче автобустан чыгучы кешеләрне таптаган диелә. Автобус йөртүче тормозларның эшләмәгәнлеген белдерә.
XS
SM
MD
LG