Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда Борис Немцов тоткарланган


Борис Немцовның бу беренче тоткарлануы түгел инде
Борис Немцовның бу беренче тоткарлануы түгел инде
Петербур – Якшәмбедә Петербурда Русиянең әлегә теркәлмәгән Халык иреге партиясе рәистәше Борис Немцов тоткарланган.

Оппозициядәге сәясәтче 21 августта үтәчәк җирле сайлауларда бар намзәтләргә дә каршы тавыш бирергә чакырган кәгазьләр тараткан булган.

Киләсе якшәмбедә үтәчәк сайлауларда Петербурның “Красная речка” һәм “Петровский” бүлгеләреннән губернатор Валентина Матвиенко сайланырга җыена.

Депутатлык мандаты Матвиенкога Федерация шурасы рәисе урынына дәгъва итү өчен кирәк. Бу урынга аны Русия президенты Дмитрий Медведев тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG