Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шынҗэндә Казанны таныталар


Универсиада ачылышы. Шынҗэн, 12 август 2011 ел
Универсиада ачылышы. Шынҗэн, 12 август 2011 ел

Бу көннәрдә Кытайның Шынҗэн шәһәрендә XXVI җәйге универсиада уеннары дәвам итә. Татар кызы Камилә Гафурҗанова Татарстан өчен беренче алтын медаль казанды. Универсиадада “Казан-2013” дип аталган йорт та үз эшчәнлеген алып бара.


Шынҗэндә үтүче XXVI Универсиада уеннарының 3нче көнендә Казан рапирачысы Камилә Гафурҗанова Корея спортчысы Хи Сук Чжонны 15:14 исәбенә җиңеп, алтын медаль яулады.

Рапирачы Камилә Гафурҗанова (с) алтын медаль яулады, төркемдәше бронзада калды
Камиләнең бу бүләге Универсиадада республиканы вәкиллек иткән 38 Татарстан спортчысы казанган уңышларының иң зурысы булып тора.

Спортчылар ярыш мәйданнарында көч сынашкан вакытта, Шынҗэннең Универсиада авылында 2013 елда Казанда узачак XXVII җәйге Универсиаданы таныту эшләре дә алып барыла. Анда Казан Универсиадасы йорты эшли башлады.

Казан Универсиадасы ничек узар?

Бу йортта һәр көнне төрле темаларга кичәләр уздырыла. Вәкилләр Татарстанда узачак Универсиадага кагылышлы сорауларга җаваплар бирә.

Казан Универсиадасы башкарма дирекциясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Казан йортына килгән кунакларга татар милли ризыклары тәкъдим ителә.

Шулай ук Татарстаннан килгән сәнгать осталары татар һәм рус халыкларының җыр-биюләре белән дә кунакларның игътибарын Татарстан башкаласына юнәлтергә тырыша.

Татар йорты – Казан Универсиадасы илчесе

Әлеге йорт һәм Шынҗэндәге Универсиада хакында, үзе дә хәзерге вакытта әлеге шәһәрдә булган 2013 елгы Казан Универсиадасы дирекциясе вәкиле Денис Вәлиев сөйләде. Ул, Шынҗэн Казанга охшамаса да, бераз Уфага тартым, ди. Бу шәһәрнең уңайлыклары белән беррәттән, кайбер үзгәлекләре дә бар, дип белдерә Вәлиев.

Татар йорты Универсиада авылы янындагы “Аулин” исемле кунакханәдә урнашкан. Анда көн саен бөтен дөньядан килгән спортчылар, тренерлар, спорт түрәләре өчен концерт программалары, Сабан туе кебек бәйрәмнәр күрсәтелә. Шулай ук милли ризыклар да тәкъдим ителә. Бу йорт чираттагы Казан Универсиадасының илчелеге кебек бер вазифа башкара.

Казан Универсиадасы йортында кичләрен менә шушындый чаралар үтсә, көндезләрен монда Казан делегациясе вәкилләре төрле илләрдән килгән делегация вәкилләре белән сөйләшүләр алып бара һәм бу сөйләшүләр Шынҗэн универсиадасы тәмамланганчыга кадәр барачак. Әлеге очрашуларда кунакларга Казан Универсиадасы турында тулы мәгълүмат бирелә, ди Вәлиев.

Аның сүзләренчә, бу Универсиадада кытайларның дисциплинасы беренче чиратта күзгә ташлана. "Аларның оештыру эше роботлаштырылган кебек. Әмма болар белән беррәттән, кытайлар арасында инглизчә белүчеләр аз. Һәм әлеге уеннар турында мәгълүматны алу бераз читенлекләр тудыра", дип белдерде 2013 елгы Казан Универсиадасы дирекциясе вәкиле Денис Вәлиев.
XS
SM
MD
LG