Accessibility links

Кайнар хәбәр

16 август – Кандаһардан качкан көн


16 август – Кандаһардан качкан көн
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:20 0:00
йөкләү

15 ел элек 16 август көнне Татарстан очучылары Кандаһар әсирлегеннән качты. Алар 1995 елда Әфганстанда талиплар тарафыннан кулга алынган иде. Бер ел дәвам иткән сөйләшүләр нәтиҗә бирмәде.

15 ел элек 16 август көнне Татарстан очучылары Кандаһар әсирлегеннән качты. Алар 1995 елда Әфганстанда талиплар тарафыннан кулга алынган иде. Бер ел дәвам иткән сөйләшүләр нәтиҗә бирмәде.


Татарстан тышкы эшләр департаменты башлыгы Тимур Акулов 28 тапкыр Кандаһарга килеп, очучыларны чыгару турында сөйләшүләр алып барды. Алар тоткында кыска дулкыннар аша Азатлыкны да тыңлаган. Бу тапшыруларда Кандаһар тотыкларының хәле яктыртылып барды.

Ел буе талипларның очкыч мәйданында тутыгып торган Ил-76 очкычын кабызып, сакчыларны бәйләп, экипаж башта Гарәп Әмирлекләренә очты, аннан Мәскәүгә кайтты. Очучылар Казанга кайткач, аларны каршы алырга Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән бергә күп халык килде.

Тоткарлану сәбәбе нинди генә булса да, очкыч белән тоткыннан качу тарихи вакыйга санала. Аны Михаил Девятаевның җиде тоткын белән фашистлар әсирлегеннән Һенкел очкычы белән качуына тиңлиләр. Командир Владимир Шарпатов һәм икенче очучы Газинур Хәйруллин Русия каһарманы исеменә, башкалар орденнарга лаек булды.

2010 елда Русия экраннарында зур шау-шу белән үткән "Кандаһар" фильмын миллионлаган тамашачы карады. Әмма нәфис фильмда төп каһарманнар урыс, украин милләтеннән, алар арасына бер генә татар да юк. Экипажның яртысыннан артыгы татарлар булуы, аларның коткарылуын тәэмин иткән Мөнир Фәйзуллин, Тимур Акуловның да татар булуы, очкычның Татарстанныкы булуы искә алынмый. Ләкин тарихны үзгәртеп булмый.
XS
SM
MD
LG