Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Сүриядәге хезмәткәрләренең бер өлешен илдән чыгара


БМО Сүрия президенты Бәшәр Әсад хакимияте гаскәрләре протест чараларын көч кулланып бастырганга андагы техник хезмәткәрләрен чыгаруы турында белдерде.

БМО-ның Либандагы махсус вәкиле Майкл Вильямс 26 хезмәткәр гаиләләре белән Сүриядән чыгып китте, дип хәбәр итте. Вильямс шулай ук соңгы көннәрдә Сүриянең Латакия һәм Шәм-Шәрифтә булган хәлләргә борчылу белдерде.

Шул ук вакытта Русия алга таба да Сүриягә корал сату турындагы килешү йөкләмәләрен тормышка ашыруны дәвам итәчәген әйтә. Кайбер илләр һәм Кушма Штатлар да Сүрия хакимиятенә корал сату дәвам итүне тәнкыйтьләде.

Сүриядәге хокук яклаучылар берничә айга сузылган хөкүмәткә каршы протест чаралары вакытында кимендә 1700 кеше һәлак булган дип белдерә.
XS
SM
MD
LG