Accessibility links

Иран әдәбияты мәхәббәтне кодларга яшерә


Иранда "Хөсрәү вә Ширин"ны яңадан бастыру тыелды
Иранда "Хөсрәү вә Ширин"ны яңадан бастыру тыелды

Иранда китапларны тикшерүчеләр еш кына мәхәббәт, секс белән бәйле өлешләрне алып ата. Бу хәтта фарсы классик әдәбиятына да кагыла. “Хөсрәү вә Ширин”ның бер өлешен бастырудан тыйдылар.

Авторитар режимлы күп кенә илдә китаплар сәяси сәбәпләр аркасында цензурага дучар булуы һәркемгә мәгълүм. Иран исә китапларны дини сәбәпләрдән чыгып тыя. Әлеге хәлнең соңгы мисалы бу атнада булды. Тикшерүчеләр илдә танылган классик әсәрне яңадан бастыруга рөхсәт бирмәде.

Иран мәдәният министрлыгы һәм ислам җитәкчелеге оешмасы 831 ел илнең классик әдәбияты саналган Низами Ганҗәвинең “Хөсрәү вә Ширин” поэмасын яңадан эшләп бетерергә кирәк дип тапкан.
Әлеге яңалык нәшрият йортын гына түгел, хәтта илнең зыялыларын да гаҗәпкә калдырды. Нәшрият йорты китапның сигезенче өлешен бастыруга бернинди каршылык булмас дип уйлаган иде.

Иранның танылган хатын-кыз язучысы Симин Беһбаһани сүзләренчә, “Хөсрәү вә Ширин” инде тугыз гасыр дәвамында чыгып килгән һәм Иран ул вакытларда да мөселман иле булган.

“Әсәргә беркем дә каршы килмәде һәм беркем дә Хөсрәү вә Ширинның очрашу төне турындагы өлешләрен тыю турында уйламады. Әгәр аның бу өлешен алып атсаң, әсәрнең бернинди мәгънәсе калмас иде. Поэманы тыючыларга оят булырга тиеш”, ди ул.

Мәдәният министрлыгы һәм ислам җитәкчелеге әсәрне тыюга үз рәсми аңлатмасын бирмәде. Әмма мөгаен, бу поэмада Ширинның ир кешене кочаклау өлешенә бәйледер дип санала. Ләкин бу кеше аның ире һәм ул өлешне төшереп калдыру аларның мәхәббәт тарихының төп асылын юк итү булыр иде.

Симин Беһбаһани
Әсәрләрдә шәрабны кәһвә алмаштыра

Әгәр чыннан да цензура кочаклашу аркасында кертелгән икән, киләчәктә инде Иран мөхәррирләре вак кына әйбергә дә бәйләнә алачак дигән сүз.

90нчы елларда төрмәгә утыртылган һәм аннан азат ителгәч Германиягә качкан “Адинеһ” Иран мәдәнияты атналык басмасы баш мөхәррире Фараи Саркоухи сүзләренчә, Иран тикшерүчеләре романтика җәмгыятькә начар тәэсир итәргә мөмкин дип саный.

“Бу әдәбият өчен бик тә зыянлы, чөнки анда син кешеләр тормышы турында язасың. Ә тормышта мәхәббәт тә, аларның бер-берсе белән йоклавы да, үбешүе дә, эчүе дә була. Кешеләр бит төрле, шуңа алар яхшыны да, начарны да эшли. Әсәрдә син аларның барысын да чагылдырырга тиеш, әлбәттә. Ләкин алар кайбер өлешләргә каршы чыга, ә бу инде заманча әдәбиятны үтерә. Шулай ук алар кайбер классик әсәрләрне дә чикли”, ди ул.

Саркоухи Һерманн Һессе дигән бер алман язучысының әсәрендә шәраб урынына кәһвә дип язуларын әйтә. Ә аннары инде әсәрнең мәгънәсе югалмасын өчен кәһвәдә алкоголь булган һәм шул сәбәпле аның башы авырткан дип җайлаганнар. Әгәр инде өйләнешмәгән ир кеше һәм хатын-кыз бер берсенә ярата икән, алар аны гаилә кордылар дип өсти.

Иран цензорлары яхшылык эшләмәкче

Моннан качу өчен кайбер язучылар махсус кодлар кулланып яза. Мисал өчен, “алар бер-берсе күзенә карап бу вакытны озаккарак сузасы иде” дигән мәгънә “алар үбеште һәм беренче төнне бергә уздырды” дигәнне аңлатуын инде Иранда хәзер һәркем белә.

Ләкин классик авторлар инде код уеннарына кушыла алмый. Мисал өчен, фарсы әдәбиятында танылган Низаминың “Хөсрәү вә Ширин” яисә “Ләйлә һәм Мәҗнүн” әсәрләре шуларга керә.

Иран цензорлары үзләре әлеге юл белән җәмгыятькә бары яхшылык кына эшләргә теләүләрен әйтә.

84 яшьлек Беһбаһани сүзләренчә, ирен кочаклаган хатын темасы чикләнгән Иранда президент сайлавы вакытындагы каршылыкларда катнашкан бер хәерче малайның төрмәдә көчләнүе турында сөйләнгән.

“Бу хәбәрләр ялган гына була күрсен”, ди ул.

Халык исә “Хөсрәү вә Ширин”ны бастыруны тыю киләчәктә гамәлдән чыгар дип өметләнә.

Соңгы ун елда моңа кадәр ирекле басылган 70% китаплар цензурага дучар булды. Алар арасында бу атнада тыелган “Хөсрәү вә Ширин” кебек классик әсәрләрнең дә эләгүе аеруча да борчылу тудыра.
XS
SM
MD
LG