Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә тагын дүрт демонстрант үтерелгән


Солдатлар Һомс шәһәрендә активистны тоткарлый
Солдатлар Һомс шәһәрендә активистны тоткарлый
Активистлар хәбәр итүенчә, бу хәл илнең көнчыгышындагы Дәер әз-Зор шәһәрендә булган. Анда хөкүмәт гаскәрләре президент Бәшәр Әсадның хакимияттән китүен таләп итеп үткәрелгән демонстрациядә катнашучыларга аткан.

Шулай ук илнең көньягындагы Һауран-Плайн шәһәрендә каршылык чарасын бастырганда биш кеше яраланган.

Пәнҗешәмбе кичендә Һомс шәһәрендә һәм Шәм-Шәрифтән төньяк-көнчыгышка таба зур булмаган бер шәһәрдә ике демонстрант үтерелгән. Һама, Һула-Плайн, Һомс, әл-Кусиар шәһәрләрендә протест чараларында катнашучыларны көч кулланып куып таратканнар.

Шул ук вакытта президент Әсад моннан ике көн элек БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун белән телефоннан сөйләшкән вакытта бөтен хәрби һәм полиция операцияләре туктатылды дип белдергән иде.

БМО вәзгыятькә бәя бирү өчен Сүриягә һуманитар миссиясен җибәрә.
XS
SM
MD
LG