Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова: "Шәймиев фетнәне яклады, әмма аны урыска бирә алмый идек"


Татарстанның әкренләп ныгыта барган бәйсезлеген югалту ихтималы ГКЧП көннәрендә зур иде, ә инде август фетнәсе бастырылганнан соң бу эш тагын катлауланды. Югары Советның элекке депутатлары Роберт Миңнуллин белән Фәүзия Бәйрәмованың август фетнәсенә карашлары төрле.


1991 елның 19 август фетнәсе Татарстан өчен мөһим вакыйга алдыннан була - 20 августта ул мөстәкыйль рәвештә яңа әзерләнгән Суверен дәүләтләр Берлеге килешүенә кул куярга тиеш иде. Әмма фетнә аркасында Татарстан да, башка республикалар да килешүгә кул куя алмады. 21 августта ГКЧП җиңелде, СССР президенты Михаил Горбачев Кырымнан Мәскәүгә кайтарылды.

Татарстан ГКЧПда катнаштымы, катнашмадымы?

Бу сорауга җавап бирү өчен Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең “Социалистик Татарстан” газетасында басылган мөрәҗәгатен тәкъдим итәргә булдык. Анда:

“Мин барлык хезмәт коллективларының, иҗтимагый һәм сәяси хәрәкәтләрнең хәлнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын аңлауларына исәп тотам. Килеп туган шартларда гадәттән тыш хәл чорында һәртөрле митингларга, демонстрацияләргә, урам хәрәкәтләренә, забастовкаларга юл куелмавын ачыктан-ачык һәм бөтен җаваплылыгы белән әйтергә тиешмен.

Шәймиев мөрәҗәгате
Моны аңламаган кешеләргә, үзләренең деструктив гамәлләре белән иҗтимагый-сәяси тормыштагы тотрыклылыкны какшатырга тырышучыларга карата гадәттән тыш чаралар күреләчәк”, диелә.

Инде бу сүзләрдән шул яхшы аңлашыла - ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, Татарстан ГКЧПны якларга мәҗбүр, ә инде фетнәгә каршы чыгучыларга көч кулланылачак дигән кисәтү турыдан-туры әйтелә.

Дәүләт Шурасы депутаты Роберт Миңнуллин ул елларда “Яшь ленинчы” газетының баш мөхәррире һәм депутат була. Аларны Мансур Хәсәнов җыеп, комиссия төзи һәм газетларда язмалар чыгару турында сөйләшү үткәрә. Татарстанда сәяси цензура кертелә, материалларны карау өчен махсус комиссия төзелә.

Роберт Миңнуллин
Әмма кайбер басмалар ГКЧП турында материаллар биреп өлгерә. Роберт Миңнуллинны прокуратурага чакырып, аңлатма яздыралар.

“ГКЧП бер сәяси уен булды. Бернинди дә түнтәрелеш булмады. Чөнки илнең югары җитәкчеләре барысы бергә җыелып, переворот ясый алмый - алар бит үзләре кануный җитәкче.

Ә менә Михаил Горбачев фикере аңлашылмады. Ул барысын да белгән, шуңа читтән күзәтергә ялга чыгып киткән. Бу вакытта эшне Борис Ельцин үз кулына алды, СССР героена әйләнде”, ди Роберт Миңнуллин.

“Төрмәдә урыннар әзер иде”

Югары Совет депутаты, язучы Фәүзия Бәйрәмова башка фикердә, ул ГКЧПны хәрби түнтәрелеш итеп кабул итә. ГКЧП оешуга кыйнаулар да, төрмәгә утыртулар да яшен тизлеге белән башланып китә, цензура кертелә. “Иттифак” партиясе фетнәне кабул итми һәм 20 августта халыкны урамга алып чыга. Шул халык төркеме “Диктатура үтмәячәк!” дип кычкырып, Казан Кирмәненә юнәлә.

“Кирмәндә ГКЧПны яклап мөрәҗәгать кабул итүләре ишетелде. Татар иҗтимагый үзәге ГКЧПга карата фикерен белдермәде. Университет тирәсендә халыкны кыйный башладылар, яшьләрне кара бөркәүле машиналарга төяделәр.

Миңа “Вакыты җиткәч, сине дә килеп алырбыз” дип әйтеп киттеләр. Егетләрне шул ук көнне хөкем иттеләр. Шуның өстенә цензура кертелде. Минем һәм Зәки Зәйнуллинның газетта язмалары тыелды. Аннан ГКЧПга каршы кешеләр өчен төрмәдә урыннар да әзер торуы билгеле булды”, ди Фәүзия Бәйрәмова.

ГКЧП мөрәҗәгате
21 августка каршы төндә “Иттифак” партиясе ГКЧПга каршы мөрәҗәгатьләр бастыра. Халыкны диктатурага буйсынмаска, күтәрелергә, Татарстан суверенлыгын якларга, ГКЧПны яклаган җитәкчеләрне гаепләргә чакыра.

“Ярар, 21 август җитте. Югары Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мине эшләрем өчен сорау алырга кара "Волга" җибәргән. Үзем белән ике кеше алып киттем. Чөнки кара машинага утырып китүнең ахыры ничек беткәнен яхшы беләм.

Фәрит Мөхәммәтшин халыкны урамга алып чыккан өчен өстәл төйде. Төрмәгә утырту ихтималы турында әйтеп куйды. Аңа, "Татарстан суверенлыгының куркыныч астында булуын аңламыйсызмыни?", дип әйтеп чыгып киттем”, ди язучы Фәүзия Бәйрәмова.

Фәүзия Бәйрәмова
Татарстанда ГКЧП көннәрендә шушындый катгый чаралар күрелсә дә, депутат Роберт Миңнуллин, Татарстан уртаклыкта калды дигән фикердә.

“Миңтимер Шәймиевне СССР вице-президенты, ГКЧП башлыгы Янаев янына кергән өчен гаепләргә тырыштылар. Ә ул нишләргә тиеш иде? Шул көнне яңа берлек килешүенә кул куярга тиеш иде бит ул.

Шәймиев Казанга кайткач та бернинди хәл булмады дип саныйм. Кайбер митингларда Татарстанның катнашу-катнашмавы турында фикерләр булды, әмма без Татарстанның катнашуын тоймадык. Бу вакыйгаларның үзәгендә булдык бит”, ди Роберт Миңнуллин.

“Урыска Шәймиевне бирә алмый идек”

Фәүзия Бәйрәмова 21 август көнне, Мөхәммәтшин белән сөйләшүдән кайтканда ук ГКЧПның җиңелүен ишетә. Шуннан соң Мәскәүдән, җиңгән Ельцин кешеләреннән торган тикшерү килеп төшә, Шәймиевкә җинаять эше ачыла.

Депутат Фәүзия Бәйрәмовага да янаулар булу очракларын тикшерә башлыйлар. Бу очракта депутат мәскәүләргә “Без татарлар моны үзебез хәл итәрбез”, дип җавап бирә. Шул рәвешле халык үзе Татарстан җитәкчеләрен йолып кала.


“29 августта Югары Совет җыелышына Мәскәүдән Шахрай килде. Ул Шәймиевне алып китәргә килгән икән, дип сөйләделәр. Мин Шәймиевнең ГКЧПны яклавын, суверенлыкны яклый алмавы турында чыгыш ясадым.

Әмма аның үз хаталарын Татарстанда төзәтергә тиешлеген белдердем. Ягъни Миңтимер Шәймиевне без алып калдык. Без аны Сөембикәне саткан кебек, урыска бирә алмый идек”, ди Фәүзия Бәйрәмова.


Язучы, сәясәтче Фәүзия Бәйрәмова Татарстан җитәкчеләре ГКЧПдан соң шуны аңлады: республика бәйсезлеге – аларның үз иминлеген гарантияли иде, дип исәпли. Ягъни бәйсез булсаң, сиңа беркем тия алмый. Шуннан соң Татарстан милке республика исеменә күчерелә башлый, Татарстан конституциясе кабул ителә.

Бәйрәмова ГКЧПның файдасын фәкат шунда гына күрә.
XS
SM
MD
LG