Accessibility links

Кайнар хәбәр

Триполида Каддафи резиденциясе тирәсендә сугышлар бара [видео]


Либия башкаласы Триполида шәһәрнең Каддафи резиденциясе урнашкан өлешендә сугышлар бара. Триполига кичә гыйсьянчылар кергән иде.

Гыйсьянчылар вәкиле шәһәрнең 80% өлеше һәм үзәге үзләренең кулында икәнен белдерә. Каддафиның кайда икәнлеге билгеле түгел. Гыйсьянчылар Каддафиның ике улы да тоткарланды дип белдерә. Сәйф әл-Ислам элгәре әтсен алыштырыр дигән сүзләр дә булган иде.

Триполи өчен көрәштә югалтулар турында каршылыклы хәбәрләр килә. Каддафи хакимияте вәкиле Муса Ибраһим тәүлек эчендә 1300-дән артык кешенең үлүен әйтә. Алга таба да кан коюлар булачагын фаразлап, болар өчен НАТО-ны гаепли.

Гыйсьянчылар да йөзләрчә кешенең һәлак булуы турында әйтә. Шулай да аларның көрәшчеләре Триполи үзәгенә таба хәрәкәт иткәндә каршылыкка очрамау да әйтелә.

Узган төндә Либия гыйсьянчылары башкала Триполига керүләрен бәйрәм итте. [AP видеосы]
Гыйсьянчылар Триполига җитүен бәйрәм итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG