Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилия Татарстанның яңа мәхәббәте булырга тора


Рио-де-Жанейрода КамАЗ һәм Marcopolo җитәкчеләре меморандум имзалый
Рио-де-Жанейрода КамАЗ һәм Marcopolo җитәкчеләре меморандум имзалый

Татарстан Сингапур белән урнаштырган якын хезмәттәшлектән соң, хәзер инде Бразилия белән дә тирәнтен кызыксына. 15-19 август көннәрендә Рөстәм Миңнехановның әлеге республикага кылган сәфәре нәтиҗәләре белән бүген министрлар кабинетында таныштырдылар.


Татарстан вәкиллегенең Бразилия сәфәре, гомумән алганда хәтта Көньяк Америка кыйтгасына да беренче сәфәр үзенчәлеген йөртә, дип сүзен башлады Татарстан президенты ярдәмчесе һәм тышкы элемтәләр департаменты мөдире Искәндәр Мөфлиханов.

Аның сүзләренчә, Бразилиядә Татарстан турында бөтенләй белмиләр. Ике республика арасы ерак булса да, бу илне барып күрергә кирәк иде. Узган атнадагы сәфәр, беренче чиратта Бразилиянең икътисади мөмкинлекләре белән якыннан танышу максатын йөртте, ди ул.

Татарстан вәкиллеге чыннан да Бразилия сәфәреннән зур ширкәтләр белән танышып кайткан. Аларның кайберләре белән очрашулар гына уздырса, кайберләре белән килешүләр дә төзергә өлгергән.

КамАЗ нигезендә Marcopolo`лар җыелачак

16 август көнне Рио-де-Жанейрода президент Рөстәм Миңнеханов катнашында КамАЗ белән Marcopolo ширкәте арасында меморандумга кул кую тантанасы узган. Әлеге килешү нигезендә яклар Русиядә уртак ширкәт корачак.

Бу ширкәт Русиядә һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә КамАЗда җитештерелгән автобус шассие нигезендә Marcopolo автобусларын җыю һәм аларны сатуны максат итеп алачак.

Татарстан вәкиллегенең игътибарын шулай ук, Бразилиянең эре инфраструктура проекты булып саналган “Асу” сәүдә-логистика комплексы һәм диңгез порты да җәлеп иткән. Мондагы инвестицияләр күләме 45 миллиард долларны тәшкил итә, ди Мөфлиханов.

“Мөмкинлекләр бар, файдалана белергә кирәк”

Шул ук көнне Татарстан президенты журналистлар белән очрашты. "Бразилия бик зур потенциалга ия. Безгә уртак мәнфәгатьләрне генә ачыкларга кирәк. Әйтик, нефть табу, химия һәм нефть химиясе, авыл хуҗалыгы тармагы, автокомпонентлар, IT технологияләр һәм башкалар.

Искәндәр Мөфлиханов
Заманча дөнья көннән-көн илләр арасындагы ераклыкны якынайта һәм хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Бразилия һәм Латин Америкасы илләре эшмәкәрләрен без дә Татарстанда көтеп калабыз", дип сөйләде ул.

Искәндәр Мөфлиханов сүзләренчә, Бразилия халкы бик ачык, кунакчыл. Ил бик көчле темплар белән алга бара. Бу сәфәрнең нәтиҗәләре үзен шунда ук сиздермәсә дә, хезмәттәшлек урнаштыру һәрвакыт илләр өчен файда гына китерә, дип белдерде ул.

Мөфлиханов "Азатлык" хәбәрчесенә биргән интервьюсында Бразилиядән үрнәк алырлык тармакларның күп булуын һәм бу илнең икътисади яктан көннән-көн ныгый баруын бәян итте.

Бразилиянең халык саны гына да соңгы 10 елда 90 миллионнан 200 миллион кешегә җитте. Хәзер илдәге тулаем җитештерү күләме 2.2 триллион доллар тәшкил итә. Русиянеке исә – 1.6 триллион доллар, диде ул.

Мөфлиханов, бу сәфәрнең башлап йөрүчесе кем булды, дигән сорауга җавап бирде. "Татарстан президенты күптәннән Бразилия белән кызыксына иде. Чөнки ул иң прогрессив, иң кызыклы яңалыклар белән якыннан танышып бара. Миңнеханов Сингапур белән хезмәттәшлекне дә менә шушы кызыксынуы белән урнаштырды, аннан Европа һәм Кытай булды. Хәзер инде чират Бразилиягә җитте", диде ул.

Бразилия делегациясе Татарстанга килерме?

"Бу сәфәр әле танышу максатыннан гына оештырылды. Шул көнне киләчәкләр дип әйтү иртәрәк булыр, ләкин аларда Татарстан белән якыннан кызыксыну башланды инде", диде Мөфлиханов.

Татарстан да Бразилия белән генә тукталып калмаячак, дип ышандырды Татарстан президенты ярдәмчесе һәм тышкы элемтәләр департаменты мөдире Искәндәр Мөфлиханов.
XS
SM
MD
LG