Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия гыйсьянчылары Каддафи резиденциясенә үтәргә тырыша


Либия башкаласы Триполи үзәгендә гыйсьянчылар Мөәмәр Каддафиның ныгытылган “Баб әл-Азизия” резиденциясен чорнатып алган. Бу хакта Reuters агентлыгы корреспонденты хәбәр итә.

Күрүчеләр әйтүенчә, чит ил журналистларының күпчелеге урнашкан Rixos кунакханәсе янында да каты сугышлар бара. Иртәдән бирле анда артиллериянең туктаусыз атканы ишетелә.
Кичә тоткарланган дип хәбәр ителгән Каддафиның улы Сәеф әл-Ислам нәкъ бу кунакханәдә пәйдә булды. Ул әтисенең шәһәрдә икәнлеген белдерде.

Ике як та шәһәрнең күп өлеше үзләренең контролендә булуны әйтә. НАТО вәкилләре исә, Триполи тулысынча дип әйтерлек гыйсьянчылар кулында, әмма Каддафи көчләренең каршылыгы сындырылмаган, дип белдерә.

Дөнья лидерлары гыйсьянчыларның җиңүенә ышаныч белдереп, алга таба кан коюлар булмасын өчен, Каддафины хакимияттән баш тартырга чакыра.
XS
SM
MD
LG