Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар гаиләләре дини гыйлемгә тартыла


Мәдрәсә ректоры Наил Яруллин (с), Рәүф Хәсәнов, Җәлил хәзрәт Фазлыев
Мәдрәсә ректоры Наил Яруллин (с), Рәүф Хәсәнов, Җәлил хәзрәт Фазлыев

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсен ел саен йөздән артык шәкерт тәмамлый. Бу көннәрдә мәдрәсәнең читтән торып уку бүлегенең сиксән биш шәкертенә белем алу турындагы таныклык тапшырылды. Алар арасында Русиянең төрле төбәкләреннән килүчеләр дә күп.


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә үзләренең төп укулары белән беррәттән дини гыйлем алучы студентлар, шулай ук олы яшьтәгеләр дә укый. Шәкертләр көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә белем ала.

Бу көннәрдә исә читтән торып укучы сиксән биш шәкерткә белем алу турындагы таныклык тапшырылды. Алар арасында Русиянең төрле төбәкләреннән килүче татарлар да күп иде. Шәкертләрне котларга дип, Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз, Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та килгән иде.

“Гыйлемнең сөенечен Аллаһы Тәгалә дөньяда да, ахирәттә дә күрергә насыйп итсен. Әле сез диплом алдык, монда укыгач, галим булдык димәгез. Менә безнең остазларыбыз "мәгълүматлы кеше" диләр иде.

Мәдрәсәдә уку – ул мәгълүмат туплау. Менә шуны тормышта куллана белсәң, галим буласың, ә тормышта куллана белмәсәң, мәгълүматлы һәм дипломлы кеше буласың”, дип сөйләде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Мәдрәсәне тәмамлаучылар
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә дини гыйлем алырга дип, гаиләләре белән килүчеләр дә аз түгел икән. Эшкуар Рәүф Хәсәнов гаиләсе дә нәкъ шундыйлардан. Мәдрәсәгә беренчеләрдән булып аларның олы уллары аяк баскан.

"Шундый кеше Аллаһка якын була ала – кемнең гыйлеме бар. Гыйлемсез җәмәгать Аллаһка якын була алмый, туры юлны таба алмый. Гыйлемдә булу – дөрес гамәлләрне эшләргә өйрәнү.

Ә инде дөрес гамәл кылган кеше безнең җәмгыятебездә дә, һәм киләсе мәңгелек дөньяда да Аллаһының рәхмәтенә ирешүне өмет итә ала. Шуңа күрә без менә шундый мөмкинлектән файдаланырга булдык.

Башта инде олы улым юл яручылардан булды. Институтка кергәч, бишенче курста, кичке бүлектә укый башлады. Аннан соң инде читтән торып уку бүлегендә дәвам итте.

Аннары икенче улым авиацион институтта укыганда, кичке бүлеккә керде, институтны тәмамлаганнан соң инде шулай ук читтән торып уку бүлегендә укуын дәвам итте.

Аннан соң инде әнисе белән без дә, өченче улым да килеп кердек. Ул да быел бишенче курста укый һәм быел инде “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен бетерергә тиеш. Шулай итеп, гаиләбез белән дини гыйлем алу өстендә тырыштык инде.

Нишләтәсең, атеизм заманында ул белемнән безне аерганнар, белемебез булмаганга, Аллаһ үзе кичерсен, ниндидер хаталыклар да эшләнелгәндер. Хәзер Аллаһ гыйлем биргәч, яшәвебезне матур итеп, дөрес итеп, Аллаһ ризалыгына ирешерлек итеп, оештырырга тырышабыз.”

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе XIX гасыр ахыры-XX гасыр башларында татар халкына бик күп зыялыларны биргән. Мәдрәсә 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырылган. Биредә 1918 елга кадәр, төрле елларда 1000ләп шәкерт белем алган. 1918 елда ябылганнан соң, 1993 елда гына ул янәдән торгызыла.

Бүген мәдрәсәдә Ислам нигезләре, гарәп теле укытыла. Белем алып чыгучылар исә мәчетләрдә дәресләр бирә ала. Шулай да күпләр бирегә үзләре өчен дини гыйлем алырга килә.
XS
SM
MD
LG