Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО гыйсьянчыларга Мөәмәр Каддафины эзләргә булыша


НАТО Берлеге үзенең Либия гыйсьянчыларына Мөәмәр Каддафины эзләүдә булышуын әйтте.

Британиянең саклану министры Лайэм Фокс Sky News телеканалына, беректәшләр гыйсьянчыларга эзләү өчен күзләү һәм кирәкле җиһазлар биреп тора, дип сөйләде.

Гыйсьянчылар Каддафины тотучыга йә булмаса үтерүчегә миллион доллар һәм ярлыкау вәгъдә итте.

Гыйсьянчылар сишәмбе көнне Либия башкаласы Триполида Каддафиның ныгытылган резиденциясен кулга төшергәч ул юкка чыкты.

Триполиның төрле бистәләрендә әле дә сугышлар баруы хәбәр ителә.

Франция президенты Николя Саркози Парижда Либия гыйсьянчыларының Милли күчеш шурасы башлыгы Мәхмүт Җабрил белән очрашканнан соң, Каддафи хакимияте тулысынча юк ителгәнче НАТО-ның Либиядә операциясе дәвам итәчәк, дип әйтте.

Бүген Төркиянең Истанбул шәһәрендә Либия гыйсьянчылары Көнбатыш тарафдарлары белән БМО тарафыннан туңдырылган банк хисапларын яңадан ачу турында сөйләшә.
XS
SM
MD
LG