Accessibility links

Кайнар хәбәр

Приморье өлкәсендә боралак җимерелеп төште, пилот үлде


Приморье өлкәсендә хәрби Ми-24 боралагы казасында пилот үлде. Экипажның тагын ике әгъзасы боралактан сикереп чыгарга өлгергән. Җиргә төшкәч боралак яна башлаган.

Көнчыгыш хәрби бүлгесендәге җитәкчелек әлеге каза сәбәпләрен тикшерү өчен махсус төркем булдырырга кушты. Әлеге хәлдән соң Ми-24 боралакларының очышлары туктатылды.
XS
SM
MD
LG