Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа “Нур” театры юбилей елына керде


Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры бинасы
Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры бинасы

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры иҗат көчләре, җәйге яллардан чыгып, яңа сәнгать елына әзерлек башлап җибәрде. Артистлар берьюлы ике премьера өстендә эшли.


Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының чишмә башы ерак 1912 елга ук барып тоташа. “Сәйяр” театры җитәкчесе, талантлы актриса Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тарафыннан оештырыла. Ләкин ул чакта татар труппасы 6 ел гына эшләп кенә кала һәм катлаулы сәяси шартларда - 1918 елда ябылырга мәҗбүр була.

Уфа татар җәмәгатьчелеге таләбе һәм тырышлыгы белән “Нур” театры 1989 елда яңадан эшли башлады. Ул чакта “Нур” театр-студиясе сыйфатында ачылды. 1991 елда дәүләт дәрәҗәсен алды һәм “Нур” татар дәүләт театры буларак, олы сәнгать юлына чыкты. Шулай итеп, быел талантлы коллектив үзенең 20 еллык юбилеен билгели.

“Юбилей елы булса да, бу иҗат мизгелендә зур тантаналар оештырылмый, элеккеләре кебек үк, тынгысыз иҗатта үтәчәк бу сәнгать елы да. Яңа премьералар әзерлибез”, диде “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә театрның әдәби-драматик бүлеге мөдире Гөлнур Усманова.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әдәби-драматик бүлеге мөдире Гөлнур Усманова әйтүенчә, быелгы сәнгать елына каралган эш-бурычлар алдагы айларда тагын да артачак. “Төрле бәйрәмнәргә, шул исәптән яңа елга, чыршы бәйрәменә дә балаларга яңа тамашалар әзерләнәчәк, юбилейларын билгеләүче артистларның иҗат кичәләренә әзерлек алып барылачак”, ди Гөлнур Усманова.
XS
SM
MD
LG