Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия башкаласы янында солдатлар демонстрантлар ягына күчкән


Сүрия башкаласы Дәмәшк шәһәре янында иминлек көчләре белән демонстрантлар ягына күчкән бер төркем хәрбиләр арасында бәрелешләр чыккан. Бу хакта Рейтерга башкала янындагы Хараста шәһәре халкы хәбәр итте.

Алар сүзләренчә, бер төркем хәрбиләр демонстрантларга ут ачудан баш тарткан һәм агачлар артына качып хөкүмәт гаскәрләренә аткан.

Сүрия хәрбиләрнең демонстрантлар ягына күчү турындагы хәбәрләрне кире кага.

Бүген Гарәп дәүләтләре илләре Сүрия хакимиятен үз халкына көч куллануны туктатырга чакырды. Лиганың генераль секретаре Нәбил әл-Араби арадашчылык максаты белән Дәмәшккә барырга исәп тота.

БМО мәгълүматларына караганда, март башыннан бирле барган каршылыкларда Сүриядә ике меңнән артык кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG