Гыйрак башкаласы Багдадта юл читенә куелган ике бомба шартлау нәтиҗәсендә биш полиция хезмәткәре үлде һәм тагын җиде кеше яраланды.
Гыйракның эчке эшләр министрлыгыннан белдерүләренчә, яраланучылар арасында өчесе полиция вәкиле.
Әлегә беркем дә бу җинаять өчен җаваплылыкны үз өстенә алмаган.
Гыйракта июльдә көч куллану нәтиҗәсендә рәсми рәвештә 259 кеше үлгән дип исәпләнә. Күп очракта һөҗүмнәр иминлек көчләре хезмәткәрләренә каршы юнәлдерелгән.