Accessibility links

Миңнеханов Казандагы тарихи биналарны карады


Казандагы "Болгар" кунакханәсе инде юк ителде
Казандагы "Болгар" кунакханәсе инде юк ителде
Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы ташландык хәлдәге архитектура һәйкәлләрен карады. Аңа бу сәфәрне Казанның тарихи йөзен саклау хәрәкәте вәкиле Олеся Батулсова оештырды. Ул үзенең блогында тарихи биналарны карарга чакырып, президентка ачык хат язган иде.

Миңнеханов шәһәр үзәгендәге “Казан” кунакханәсен, 1722 елда Петр I туктаган Иван Михляев йортын, Дворяннар җыены кунакханәсен карады. Аларның ташландык хәлен күргән президент биналарның хуҗаларын җаваплылыкка тартырга чакырды.

Аның сүзләренчә, шәһәр үзәгендә күпкатлы йортлар төзүгә юл куелмаска тиеш. Ул төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрына инде элек бирелгән рөхсәтләрне киредән карарга һәм төзүчеләрдән проектларын үзгәртүне таләп итәргә йөкләмә бирде.
XS
SM
MD
LG